Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан суверенитеты: кемдер отты, кемдер югалтты


Салават Юлаев һәйкәлен яклап каршылык чарасында катнашучылар
Салават Юлаев һәйкәлен яклап каршылык чарасында катнашучылар

11 октябрь — Башкортстанда Республика көне. 31 ел элек Башкортстанда Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителде. Бүген республика халкының күбесе өчен бу гади ял көне. Азатлык төрле буын вәкилләреннән Декларациянең алар тормышына тәэсире турында сорашты.

Башкортстанда 12 октябрьдән коронавируска каршы чикләүләрнең икенче этабы кертелә. Аңа кадәр республика халкы Башкортстан бәйсезлеге көнен бәйрәм итте. Бер төркем кеше Салават Юлаев һәйкәлен яклап каршылык чарасына чыкты. Соңгы вакытта Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү тирәсендә имеш-мимешләр артты. Һәйкәлне кире куймаска мөмкиннәр дигән шикләр таралды. Шул сәбәпле республика көнендә бер төркем аны тере чылбыр рәвешендә уратып алырга планлаштырды, әмма бу чарага халык кирәгеннән азрак килде. Чарага 20ләп кеше җыелды. Шунда бер кеше "Безнең суверенитетны кайтарыгыз!" дип язылган плакатны тартып алды. Плакатны кире таләп итә башлагач, газ сиптерде.

Башка чараларга килгәндә, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тантаналы чарада дәүләт бүләкләре тапшырды, түрәләр Башкортстанга килгән ДНР башлыгы Денис Пушилин белән Салават Юлаев һәм Шәехзадә Бабич һәйкәлләренә чәчәкләр салды, Мәскәүдә Башкортстанга багышланган метро поезды йөри башлады.

Азатлык төрле буын вәкилләреннән Декларациянең алар тормышына тәэсире турында фикерләрен сорашты. Яшьләр Декларация турында аз белә.

Руслан Балтаев, 29 яшь, активист, Уфа.

Руслан Балтаев
Руслан Балтаев

"Мин Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов вакытында сәяси эшчәнлек алып бардым. Яшь, кайнар идем. Бу 11 ел элек булды. Менә хәзер кабат сәяси активлыкка кайттым һәм суверенитет нәтиҗәсе аермасының күк белән җир арасы икәнен күрәм. Башкортстанның эчке сәясәтендә дә бу ачык күренә. Элек фикер төрлелеге үсеш алган иде, милли-мәдәни хәрәкәтләр күп булды, оппозиция дә булды. Хәтта Рәхимов та үзен тәнкыйть итәргә, полемика алып барырга рөхсәт итте. Проблемнар, сораулар күп булды, әмма туктап тормадык, хәрәкәт иттек. Хәзер барысын да унификацияләнгән бер кодка китерү бара. Бу икътисадка да, сәясәткә дә кагыла.

Русиядәге халыкларның проблемнарын тулысы белән яшермәсәләр дә, ничектер йомшарталар, арткы планга чигерәләр. Ике Башкортстанны чагыштыру күп нәрсәне аңларга мөмкинлек бирә. Элек тә сәяси активистларга басымнар булды, әмма бу кадәр каты таралмаган иде. Хәзер Башкортстанда сәясәт белән шөгыльләнә алабыз дигән хис юк диярлек. Ягъни патша, президентның бу җирдә куйган яраннары бар, алар барлык җирләрне дә контрольдә тота. Яраннары артыгын уйлап тормыйча патша кушканны гына эшләп бара.

Милли республикаларның мөстәкыйльлек турында Декларацияне кабул итүләре ул вакытта иң кирәкле юл иде. Әмма суверенитет Башкортстанда тулы күләмдә булмады һәм юк. Акчаның күп өлеше, билгеле булганча, Мәскәүгә китеп бара. Башкортстан дотацион республикалар арасында беренче урыннарда тора, акча гел Мәскәүгә китә.

Русия Конституциясе — тулаем алганда ул президент Конституциясе. Шуңа яңа Русиядә мисал өчен АКШ һәм Германиядәге кебек сәяси суверенитет булмады. Башкортстан һәм Татарстан кебек милли республикалар сайлауларда 80-90 процентны "Бердәм Русия" фиркасенә бирә".

Денис Скворцов, 23 яшь, төзелеш эшләре остасы, Уфа.

Денис Скворцов
Денис Скворцов

"Башкортстан мөстәкыйльлеге турындагы Декларация 1990 елда кабул ителгән, ә мин 1998 елда тудым. Республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов, башлыклары Рөстәм Хәмитов һәм Радий Хәбиров җитәкчелек иткән чорларны гына чагыштыра алам. Суверенитетның үз вакытында Башкортстанга финанс, сәяси яктан файдасы булды. Республика дәрәҗәсендәге сораулар Башкортстан президенты тарафыннан хәл ителә иде, хәзерге вакытта андый мөмкинлек юк. Декларация кабул ителгәч, Башкортстан белән бәйле мәсьәләләрне республика халкы хәл итте".

Гөлнара (исемен үзгәртүне сорады), 42 яшь, Казан:

"Декларацияне кабул итү башкортларга файда китерде, татарларга юк. Үзем укып бетергәч, теләгән эшкә керә алмадым, Уфада яшәгәндә вак хосусый оешмаларда эшләдем, чөнки дәүләт оешмасына эшкә керү мөмкин түгел иде. Уңай шартлар күбрәк башкортларга тудырылган дигән хис туа иде. Беренче елларны Декларация кабул итү Башкортстан икътисадына файда китерде, хәзер күз алдына да китерүе кыен, әмма 15-20 ел элек үсеш ягыннан Казан Уфадан нык артта калган иде.

Декларация кабул ителгәч башкортларга бөтен юллар ачылды, ә татарларга ябылды

Декларация кабул ителгәч, башкортларга бөтен юллар ачылды, ә татарларга ябылды. Татар мәктәпләре ябыла башлады, артистларның татарча җырлавы хупланмады, татар авылларында элмә такталар мәҗбүри рәвештә башкортчага күчерелде. Хәтерләсәгез, шул ук елларны Уфа үзәгендә салына башлаган татар мәктәбен бульдозерлар белән җимерделәр.

Мин шушы елларны Казанга чыгып китәргә мәҗбүр булдым, чөнки Башкортстанда үсәргә мөмкинлек юк иде.

Ул суверенитет бөтен республика халкы өчен булмады, суверенитет башкортларга гына файда китерде".

Нурмөхәммәт Хөсәенов, 67 яшь, җәмәгать эшлеклесе, элекке укытучы, Бәләбәй.

Нурмөхәммәт Хөсәинов
Нурмөхәммәт Хөсәинов

"Башкортстан декларациясе бары Мортаза Рәхимовның башбаштаклыгына китерде. Нәтиҗәдә суверенитет ук түгел, ә әзме-күпме ирек татарларны бастыру өчен кулланылды, Башкортстанга бер файда да китермәде. Республика бөтен казанышын югалтты. Беренче чиратта нефть тармагыннан колак кактылар. Бүгенге көндә "Башнефть"нең республикага инде бернинди катнашы юк.

Суверенитеттан башкортларга әзме-күпме файда булды. Акчаларның барысын да Рәхимов чын башкортлар яшәгән Урал арты төбәгенә җибәрде. Анда юллар яхшы, күп мәктәпләр, балалар бакчалары төзеделә, әмма алар бүген буш. Акчаны суга ташлаган кебек.

Суверенитетны безне буар өчен кулландылар

Суверенитет яуланганчы Башкортстанда һәр татар авылында татар мәктәбе бар иде. Мин үзем дә татарча укыдым. Соңрак аларны башкорт мәктәбенә әйләндерә башладылар. Бу Рәхимовча суверенитетның татар халкына "файдасы" булды.

Башкортстандагы татар җәмәгатьчелеге Декларацияне күтәреп алса да, безгә ул берәнәрсә дә китермәде. Ә без суверенитетны яклап урам чараларында катнаштык, хатлар яздык. Соңрак бу суверенитетны безне буар өчен кулландылар. Рәхимов үзе утырган ботакны кисеп Башкортстанның икътисади халәтен дә, рухи халәтен дә, юридик халәтен дә төшерде".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG