Accessibility links

Кайнар хәбәр

Онытылган декларация. Мөстәкыйльлек Башкортстанга нәрсә бирде?


Уфада башкорт җәмәгатьчелек оешмалары мөстәкыйльлекне яклап пикет уздыра, 2009 ел

Бүген 11 октябрь — Башкортстан Республикасы көне. Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүгә 30 ел тулды. Шул уңайдан Азатлык хәбәрчесе ул тарихи көннәрдә катнашкан берничә кеше белән очрашып сөйләште.

Күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рәшит Шәкүр сүзен тарихи көннәрне искә алудан башлады:

Рәшит Шәкүр
Рәшит Шәкүр

— Республика мөстәкыйльлегенә беренче адымнар 1989 елның март айларында башланды. Шул вакытта без "Урал" Башкорт халык үзәген оештырдык. 1989 декабрендә үзәкнең беренче җыены узды. Мөстәкыйльлек өчен көрәштә "Урал" үзәге алдан барды, без милли хәрәкәтнең башында тордык. Хәрәкәт көрәшнең иң алдынгы сафында барды.

Хакимияттән басым булмады диярлек. Ил буенча барган демократик шартларда алар безнең сүзләргә колак салырга тырыштылар. Җайлап хакимият һәм хәрәкәт якыная барды. Без суверенитет таләп итеп имза җыйдык. Барлыгы Мәскәүгә 600 меңнән артык имза озаттык. Ул бик зур хезмәт җимеше. 1990 елның октябренә кадәр атна саен диярлек икешәр-өчәр тапкыр җыела идек. Милли хәрәкәткә эшкә йөргән кебек йөрдек. Бик күп чаралар уздырдык, документлар кабул иттек. Югары совет та суверенитет өчен эш алып барды һәм уртак эш уңай нәтиҗәләрен бирде. 1990 елның 11 октябрендә Югары совет декларация кабул итте. Ул утырышка кадәр депутатлар арасында безгә каршылар күп иде. Декларация кабул иткәндә нибары бер генә кеше каршы тавыш бирде, өч кеше битарафлык күрсәтте, калганнар барсы да суверенитетны яклады. Бөтен җәмәгатьчелек бу идеяне яклады һәм күтәреп алды. Декларация кабул иткән көн — ул зур тарихи көн. Без Иҗтимагый сәяси үзәк бинасында утыра идек. Аның алдында, урам тулы халык җыелды. Халык гөж килеп торды. Шул кадәр күтәренке кәеф, андый вакыйганы мин башка хәтерләмим.

Декларация берничә вариантта әзерләнде. Югары совет үзе бер текст әзерләде, без бер текст тәкъдим иттек. Югары совет әзерләгәне үтте, ләкин безнекен дә тикшереп, аерым урыннарны үзләренекенә керттеләр. Декларация кабул итү — Мортаза Рәхимовның батырлыгы нәтиҗәсе. Әгәр республика башында андый йөрәкле кеше тормаса, бәлки, андый уңышка ирешә дә алмаган булыр идек.

— Декларациянең уңай нәтиҗәләрен ничек билгеләр идегез?

— Бу документның файдасы баштагы чорда бик зур булды. Рәхимов икътисади мөстәкыйллеккә басым ясады. Мөстәкыйльлекнең сәяси ягын йомшарттылар. Икътисади мөстәкыйльлек төшенчәсе һәр кешегә якын. Ул барыбызны да берләштерә. Бар милләтне дә, баймы яки ярлымы, түрәме яки, гади эшчеме, барсы өчен мөһим төшенчә. Акыллы итеп эш итү үз җимешен бирде. Без, чыннан да, баштагы елларда икътисади яктан күп мөмкинлекләр алдык. Үзәкләштерүгә кадәр республика күтәрелеп калды. Без салымның 80 процентын үзебездә калдыра башладык. Андый шартларда юл да төзеп була, төзелеш тә алып барып була. Яңа заводлар да ачып була. Социаль-мәдәни тармакны да хәстәрләү мөмкинлеге арта. Шуны файдаланып калдык. Ничәмә театр, күпме гәзит-журнал, гимназияләр, мәктәпләр ачылды. Без үз академиябезне булдырдык. Аның турында хыялланып та булмый иде. Соңгы чорда күпмедер нәрсәне югалттык, ләкин кайберләре яңадан тергезелә. Мәсәлән, 100дән артык фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла. Башта ябып оптимальләштерү үткәрделәр, хәзер ачалар. Булган мөмкинлекне юкка чыгару эшләре алып барылды. Күпме мәктәпләр ябылды.

— Ул көннәрдә Татарстандагы милли хәрәкәтне күзәтеп бардыгызмы?

— Без Татарстанны күреп, ишетеп тордык. Хәрәкәт күп нәрсәсе белән охшаш. Чөнки халыкларның хыяллары бер.

— Мөстәкыйльлек өчен көрәш юлында нинди хаталар булды?

— Зур хаталар булмады. Без Русия дәүләтенең сәясәтенә зыян китерерлек хаталарга юл куймадык. Кануннар кысасында эшләргә тырыштык. Акыл белән эшләргә кирәк, кызулык белән түгел. Бар нәрсә халыкара хокукларга нигезләнеп, ил Конституциясе чикләрендә генә эшләнергә тиеш. Шунда гына уңышларга ирешеп була.

— Ул көннәр идеясе бүген сүрелдеме?

— Ул чорда алынган энерия күпмедер дәрәҗәдә саклана һәм аны сакларга кирәк.

Бүген декларация бик искә алынмый, чөнки үзәкләштерү көчәйде. Шулай да җәмәгатьчелек сүлпәнәймәскә тырыша. Без ул чордагы хыяллардан баш тарта алмыйбыз. Әле җай гына алга барабыз. Кулга килгәнне эшләргә тырышабыз. Киләчәк күрсәтер.

* * *

Башкорт милли хәрәкәтенең башында торган галим, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов та сүзен тарихи көннәрне искә төшерүдән башлады:

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

— Мөстәкыйльлек өчен көрәш 1985 елларда ук бөреләнде дияргә була. Хакимияткә Михаил Горбачев килеп "кеше чырайлы социализм" идеясен алга сөрде, хәбәрдарлык, демократия кебек уңай гамәлләрне ул башлап җибәрде. Шул шаукымда союздаш республика һәм автономияләрдә үзаллылык өчен хәрәкәт башланды. Аеруча, Балтыйк буе илләрендә, Украинада, Грузиядә һәм башка күп кенә республикаларда хәрәкәт көчәйде. Ә менә Төркмәнстан, Таҗикстан, Кыргызстан кебек республикаларда көчле хәрәкәт булмады. СССР таркалуга барып җитте. Автономия төзегән чордагы башкорт милли хәрәкәтенең җитәкчеләре реабилитацияләнә башланды. Бездә мөстәкыйльлек кәефе 1985 елларга туры килә. "Урал" башкорт халык үзәге 80нче еллар азагында төзелде. Хәрәкәтне сәясмәннәр түгел, зыялылар башлады һәм башында торды. Башта җитәкчеләр каршы булды. Алар Мәскәүгә карап кына эш итте. Союздаш республикалар мөстәкыйльлек игълан иткәч кенә эш кузгалып китте.

— Халыкны оештыру булдымы?

— Юк, халыкны оештыру булмады, үзе күтәрелде. Хакимият халыкны оештыралар дип уйлады. Өлкә комитеты секретаре Әхнәф Дилмөхәммәтов безгә сәяси эш белән шөгыльләнмәскә дигән таләп куйды. Соңыннан Мортаза Рәхимов килгәч кенә безгә кушылып китте. Хәрәкәт халык арасыннан башланды. Ә җитәкләүчеләр, идеологлар зыялылар булды. Алар: Дамир Вәлиев, Зөфәр Еникеев, мин, азак башкалар кушылды.

Декларацияне дә үзебез яздык. Аны кабул итү алдыннан митинг уздырдык.

— Нинди хаталар булды?

— Хаталар дип әйтмик, аларны җитешсезлекләр дип атыйк. Хәрәкәткә акча кирәк, финанс хөртирәк булды. Эшкуарлар кушылса, хәрәкәт көчлерәк була. Татарстанда безгә караганда шартлар әйбәтрәк иде. Җитәкчеләр дә уңай карады. Аларда милли хәрәкәттә катнашкан лидерлар депутатлар булып китте. Ә бездә нибары Зөфәр Еникеев кына сайланды да, аннан “Урал” үзәге белән бәйләнеше өзелде. Фәнил Фәйзуллин, Газим Шафиков, Дамир Вәлиев, шулай ук мин дә сайлауларда катнашып карадык, ләкин барып чыкмады. Финанс та булмады, өстән ярдәм дә.

— Декларациянең уңай нәтиҗәләре дип нәрсәләрне әйтер идегез.

— Декларация нәтиҗәләре — гәзитләр, журналлар, театрлар. Мәдәнияткә, сәясәткә, әдәбиятка, икътисади үсешкә дә үзаллылыкның ярдәме зур булды.

— Бүген дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация бик телгә алынмый. Сез моңа ничек карыйсыз?

— Әйе, декларацияне оныттылар. Ул Конституциядә юк. Үзбилгеләнешкә хокукны алдылар. Безнең беренче Конституциягә җир һәм җир асты байлыгы халык милке диелгән иде. Безнең бөтен байлыкны Русия байлыгы дип игълан иттеләр. Зур сәнәгать Мәскәү буржуйлары кулына күчеп бетте. Без хуҗа түгел.

* * *

Башкортстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгән чорда республиканың Татар иҗтимагый үзәге белән Кәрим Яушев җитәкчелек итә иде. Ул Азатлыкка татар хәрәкәтенең шул көннәрдәге адымнары һәм позициясе турында шуларны сөйләде:

Кәрим Яушев
Кәрим Яушев

— Башкортстанда дәүләт суверенитеты өчен хәрәкәт Татарстаннан соң башланды. Ут күршеләрдә суверенитет идеяләре күтәрелеп чыккач, башкорт милли хәрәкәте дә кузгалды. Суверенитетка Татар иҗтимагый үзәгенең позициясен мин 11 октябрь узган Башкортстанның югары советы сессиясендә яңгыраттым. "Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге республиканың дәүләт суверенитетына принципиаль рәвештә каршы түгел, әмма ТИҮ ул суверенитетның аерым милләт суверенитеты булуына каршы. Ул бары тик башкорт суверенитеты гына булырга тиеш түгел, ул республикада яшәүче барлык халыкныкы булса гына без аны хуплыйбыз", дип чыгыш ясадым.

Без Башкортстанның суверенитеты өчен көрәштек дип әйтә алмыйм. Без Татарстанны яклап чыгышлар ясадык, митинглар уздырдык. Башкортстанныкына күпмедер дәрәҗәдә битарафлык булды. Сәбәбе — аларның башкорт халкының гына дәүләт суверенитеты итүләренә бәйле. Ул документта “Башкорт халкының үзбилгеләнешкә хокукын тормышка ашыру өчен” диелгән. Ә Татарстанда “Татар халкының һәм республикадагы барлык халыкның хокукын тормышка ашыру өчен” дип әйтелгән.

Ул тарихи көн алдыннан Совет мәйданында митинг уздырдык. Казаннан депутатлар килеп башкорт суверенитетын яклап йөрделәр. Безгә котырып якламаган өчен шелтә дә белдерделәр.

— Совет мәйданында ул көннәрдә ачлык игълан итүчеләр дә бар иде бит.

— Әйе, Совет мәйданында Айдар Хәлим белән Кадерле Имаметдинов ачлык игълан итеп яттылар. Айдар Хәлим ачлык тоткан чатырыннан килеп чакырырлар, халык ташкыны икегә аерылып дәррәү аңа юл бирер дип көткән иде. Ул митингта чыгыш ясарга тиеш иде. Митингка аны чакыручы, сүз бирүче булмады. Ул үзе килеп кушылды. Кемнедер әрләп чыгыш ясады. Алар 40-50 пунктан торган таләпләр куйган иделәр. Гадәттә ачлык игълан иткәндә төп бер таләп булырга тиеш. Башкортстан татарының мәдәни-рухи хокукларына кагылышлы таләпләр иде алар. Язучы кешенең фантазиясе зур, шуңа күләмле булгандыр инде.

— Ул сессия тагын нәрсәсе белән истә калды?

— Сессия алдыннан декларация өлгесе язылган кәгазь тараттылар. Анда "Барлык Башкортстан халыкларының хокукларын яклап" дигән юллар бар иде. Шуңа кул күтәрелде, кабул ителде, залда кул чаба башладылар, шул исәптән мин дә. Шуннан Мортаза Рәхимов: "Нәрсәгә шатланасыз?" дип ризасызлык белдерде. Бер башкорт чыгып "Ә менә минем кулдагы декларациядә башкорт халкының хокукын яклап диелгән", дип чыгыш ясады. Шуннан кабул ителгән документны яңадан тавышка куйдылар һәм башкорт милләте файдасына үзгәрттеләр.

Бүген декларациянең бөтен пунктлары көченнән чыгарылды. Русиянең Конституция мәхкәмәсе карары белән төп кануннар тәңгәлләштерелде.

Алар һаман башкорт иле, башкорт җире, башкорт дәүләте дип баралар. Алар күпмилләтле республика икәнлеген искә алмыйлар. Шуңа бер нәрсә дә килеп чыкмый. Шул ук Айрат Дилмөхәммәтов төрмәдә утырыр алдыннан Азатлыкка әңгәмәсендә "Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирелергә тиеш түгел", дип әйтте. Алар чын мәгънәсендә уңышка ирешергә теләсәләр, татарны үзләренә аркадаш, дус, көрәштәш итәргә тиешләр иде.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG