Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан, Пенза һәм Ульян өлкәсеннән мобилизацияләнүчеләрнең берләшкән отрядын аннексияләнгән Кырымга җибәргәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар биредә ике атна хәрби әзерлекләр узачак диелә.

Башкортстан, Пенза һәм Ульян өлкәсеннән мобилизацияләнгән хәрбиләрдән торган отрядның беренче составы хәрби бүлекчәләреннән киткән. Бу хакта Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко хәбәр итә, дип яза "ПензаИнформ".

Губернатор әйтүенчә, Пенза өлкәсеннән мобилизацияләнгәннәрне Көньяк хәрби бүлгесенә җибәргәннәр.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның Пензадагы "хәрби" мәсьәләләр киңәшчесе Юрий Орда әйтүенчә, Пензада отрядлар гына оештырылган. "Ә хәзер егетләр хәрби күнегүләр уза торган урынга бара, актив хәрби хәрәкәтләр бара торган җиргә түгел", дигән ул, бу хакта "Башинформ" яза.

Мобилизацияләнүчеләр үзләре якындагы ике атнада аннексияләнгән Кырымда хәрби әзерлек узачакларын сөйли.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте һәм шул ук көнне хәрби комиссариатка чакырулар да килә башлады. Моның белән беррәттән Кремльнең сугышка күбрәк этник азчылык вәкилләрен алуы турында постлар һәм язмалар чыкты.
  • Әйтик җәмәгать һәм дин эшлеклесе, тәрҗемәче Ишморат Хәйбуллинның Радий Хәбировка мобилизацияне туктатуны сорап язылган мөрәҗәгать таралды. "Без хәрби низагларда катнашмасак та әкренләп үлеп барабыз. Моны аңлау өчен авылларга барырга һәм ташландык йортларга игътибар итү дә җитә. Авыллар бушау белән милли үзтәңгәллек тә югала: хәзер хәтта авылларда да башкорт һәм татар теле әзрәк ишетелә. Башкортстанда мобилизация туктатылсын өчен сез ни дә булса эшләргә тиеш" диелде анда.
  • Мөрәҗәгать авторы Украинада югалтулар саны белән Башкортстан Идел буе төбәгендә беренче урында баруын телгә ала, югалтуларның зур өлеше башкортлар яшәгән Урал арты районнарына карый ди.
  • Азатлык ачык чыганаклардан Украинадагы сугышта үлгән Татарстан һәм Башкортстан егетләрен туплый. Хәзерге вакытта бу исемлектә Башкортстаннан 224, Татарстаннан 143 ир-егетнең исеме бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG