Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" берлеге Хәтер көне символын тәкъдим итте


Берлек Хәтер көне символын тәкъдим итте. "Татар иле", "милләт", "көрәш", "суверенитет", "бердәмлек" кебек сүзләрне, татарларның мәшһүр мәгърифәтчеләре һәм ханнары исемнәрен Сөембикә манарасы рәвешендә тезгәннәр. Әлеге тамга белән төрле эшләнмәләр, әйтик чынаяклар, футболкалар ясалган.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Хәтер көне символын тәкъдим итте. Ул Сөембикә манарасы рәвешендә тезелгән төрле сүзләр һәм сүзтезмәләр үрмәсеннән гыйбарәт.

Сөембикә манарасын тәшкил итүче сүзләр арасында "1552. Татар! Онытма! Оныттырма", шулай ук "татар иле", "милләт", "көрәш", "суверенитет", "бердәмлек", "уяну", "ризасызлык" дигән гыйбарәләр бар, шулай ук Шиһабетдин Мәрҗани, Йосыф Акчура, Гаяз Исхаки, Садри Максуди кебек мәшһүр мәгърифәтчеләрнең, Күчем хан, Олуг Мөхәммәд кебек ханнар, Батырша, Сәет Батыр, Түләкәй кебек халык каһарманнарының исемнәре китерелгән.

Бу символ белән төрле эшләнмәләр: футболкалар, чынаяклар, ябыштыргычлар, кечкенә банерлар ясалган. Дизайн авторы – Гөлчәчәк Хисмәт.

"Азатлык" берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, бүгенге көндә татарга аның тарихын күрсәтергә кирәк. 1552 елның октябрендәге фаҗигале вакыйгаларга багышланган матәм чаралары үткәрү мөмкин булмаган шартларда да Хәтер көне турындагы мәгълүматны төрле юллар белән халыкка таратырга омтылырга кирәк, дип аңлатты ул Азатлыкка.

"Тарихыбызның төп сәхифәләре турында сөйләргә кирәк. 1552 елның октябре - татар тарихында иң мөһим борылыш булган чорларның берсе. Шуңа күрә безнең бурычыбыз – Казан ханлыгы башкаласының каһарман яклаучылары турында сөйләү, шулай ук үз тарихыбызны өйрәнергә омтылу, үз халкыбызга мәхәббәт тәрбияләү", ди ул.

Нәбиуллин халыкка тарихын искә төшерү мөһим дип саный, татарлар аны онытмаска, горурланырга, киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш ди.

"Без тәкъдим иткән Хәтер көне символына һәр татар өчен иң кодрәтле, иң мөһим сүзләр җыйналган. Татар тарихын өйрәнүгә яңа этәргеч бирергә телибез. Яңа символлар һәм төрле чаралар ярдәмендә татар халкының тарихын, Хәтер көнен ватандашларыбызның шактыена җиткерә алачагыбызга ышанабыз", ди Нәбиуллин.

Октябрь ае дәвамында "Азатлык" татар яшьләре берлеге "Хәтер көне 2022" тамгасы бастырылган футболкалар, чынаяклар, ябыштыргычлар, баннерлар, кәгазьләр таратачак. Наил Нәбиуллин белдерүенчә, берлек ел саен Хәтер көненең яңа символларын булдырырга ниятли.

Узган ел "Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать җибәргән иде. "Тарихны халыкның исенә төшерү һәм һәрдаим яңартып тору" өчен берлек Хәтер көнен рәсмиләштерергә һәм октябрьне "Хәтер көне" буларак "Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" турындагы Татарстан канунына кертергә тәкъдим итте.

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.
Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп, Казанны яклаучылар рухына дога кыла иде.
Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.
33 ел дәвамында ел саен уздырылып килгән Хәтер көне быел кыл өстендә калды. Аның элекке форматта узуы икеле. Быел аны оештырырлык оешма да, Казан башкарма комитетына урын сорап гариза язарлык кеше дә табылмады. Матәм чарасы кыл өстендә эленеп калды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG