Сенаторлар Ольга Ковитиди һәм Андрей Клишас хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан тоткыннарны ярлыкарга тәкъдим итә, бу хакта үзенең Telegram-каналында Ковитиди хәбәр итте.
Әлеге канун зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаять кылучыларга кагылачак дип аңлата ул. Шул ук вакытта бу киңкүләм тәртипсезлекләргә чакырган һәм митингларда катнашкан өчен, Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" һәм Русия кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тараткан, наци символикасын пропагандалаган һәм Русиягә каршы чикләүләр кертергә чакырган өчен хөкем ителгәннәргә кагылмый диелә.
"Әгәр хөкем ителгән кеше хәрби бурычын үтәгәндә батырлык һәм каһарманлык күрсәтсә, хәрби хезмәт бурычларын намус белән үтәсә һәм шулай итеп үзенең төзәлүен исбатласа, хәрби җитәкчелек күрсәтмәсе белән мәхкәмә аны җәза үтәүдән яки җәзасының калган өлешеннән азат итәргә, яки җәзасының калган өлешен йомшаграк җәза төренә алыштырырга мөмкин", дип яза Ковитиди.
Ул әлеге яңа канун хәзерге кануннар җыелмасындагы "бушлыкны" бетерәчәк – ягъни тоткыннарга сугышта катнашырга һәм "Ватаннарының мәнфәгатьләрен якларга" мөмкинлек бирәчәк дип саный.
Әгәр җәза үтәве кичектерелгәннән соң тоткын сугышта катнашудан баш тартса, яки хәрби бурычларны тиешенчә үтәмәсә, аны кабат җәзасын үтәргә җибәрүләре бар, дип яза ТАСС канун өлгесе текстына таянып.
Күптән түгел Башкортстан парламенты депутатлары да шушыңа охшаш тәкъдим белән чыккан иде. Аларның Русия думасына керткән канун өлгесе сугышка киткән тоткыннарның җәза үтәвен кичектерүне күз уңында тота. Хәрби хәрәкәтләрдә бер көн катнашуны иректән мәхрүм ителү мөддәтенең 10 көненә тәңгәл дип санарга тәкъдим ителә. Соңрак җәза үтәү мөддәтен кире исәпләячәкләр. Бу авыр җинаять кылучыларга кагылмый диелә.
"Хөкем ителгәннәр Русия мәнфәгатьләрен яклау өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, җәмгыять каршындагы гаебен юа алачак ", дип белдергән иде Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев.
- Соңгы берничә айда медиада Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинага җибәрүләре турында хәбәрләр күп чыкты. Аларга ярлыкау һәм акчалата түләүләр вәгъдә ителә. Шул исәптән моның белән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте һәм Русия саклану министрлыгы да шөгыльләнә диелде.
- Шул ук вакытта хокук яклаучылар җәзасын үтәп бетермәгән тоткынны президентның ярлыкау турындагы фәрманы, Русия думасы игълан иткән амнистия нигезендә яки шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү турында мәхкәмә карары чыкса гына азат итә алалар дип искәртә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!