Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актаныш районыннан ике полиция хезмәткәре тоткарланучыларга көч куллануда гаепләнә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тикшерү фаразынча, алар шул исәптән электрошокер да кулланып, Мари-Суыксу авылында яшәүче ике кешедән акча урлауларын тануны таләп иткән.

Татарстанның Актаныш районыннан ике полиция хезмәткәре тоткарланучыларга карата көч һәм махсус җайланмалар куллануда гаепләнә һәм тиздән мәхкәмә каршына басачак, дип яза "Вечерняя Казань".

Тикшерү фаразынча, тәртип сакчылары Мари-Суыксу авылында яшәүче 55 яшьлек Родин Әхмәдиевтан һәм аның 52 яшьлек иптәш хатыны Гөлшаттан 145 мең сум акча урлауларын тануны таләп иткән һәм электрошокер кулланган. Бу акчаларны Гөлшатның әнисе югалткан булган, әмма соңрак пенсионер үзе үк качырып куйган акчаларны эзләп тапкан диелә.

Әхмәдиевне һәм аның иптәш хатынын 20 июльдә полициянең өлкән хезмәткәре Дамир Хәлиуллин һәм участок хезмәткәре Дамир Фазлыев тоткарлаган. Урлашуларын танысыннар, акчаларны кая яшерүләрен әйтсеннәр өчен аларны җәфалаганнар, электрошокер белән дә газаплаганнар дип фаразлана. Медицина хезмәткәрләре икесенең дә күгәргән, бәрелгән, сыдырылган урыннарын, тәннәрендәге үзенчәлекле эзләрне теркәгән диелә.

Бу – Татарстанда полиция хезмәткәрләрен җаваплылыкка тартуның беренче очрагы түгел.

Әйтик, быел 18 апрельдә Татарстанның Норлат районы мәхкәмәсе элекке полиция хезмәткәре Динар Гафиятовны кешене коллыкта тотуы өчен биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG