Accessibility links

Кайнар хәбәр

ПАСЕ үзенең резолюциясендә Русияне "террорчы режим" дип атады


Резолюциядә ракет һөҗүмнәреннән саклану өчен Украинага һава һөҗүменнән саклану коралы җибәрү, Русияне БМОның иминлек шурасыннан чыгару һәм Украинадагы сугышта кылынырга мөмкин булган җинаятьләрне тикшерү өчен халыкара трибунал төзү кебек тәкъдимнәр бар.

Европа шурасы парламент ассамблеясе (ПАСЕ) "Русиянең Украинага каршы агрессиясе көчәюе" исемле резолюцияне хуплады, анда Русия "террорчы режим" дип атала. Бу хакта Украинаның ПАСЕ-дагы делегациясе әгъзалары хәбәр итә.

Документны хуплап 99 делегат тавыш биргән. ПАСЕ-да аларның саны 305, әмма катнашучыларның күпчелеге хуплап тавыш биргәндә, документлар кабул ителгән булып санала.

Резолюциянең башка пунктлары арасында ракет һөҗүмнәреннән саклану өчен Украинага һава һөҗүменнән саклану коралы җибәрү, Русияне БМОның иминлек шурасыннан чыгару һәм Украинадагы сугышта кылынырга мөмкин булган җинаятьләрне тикшерү өчен халыкара трибунал төзү кебек тәкъдимнәр бар.

Украина президенты Владимир Зеленский утырышта видеоэлемтә аша катнашты һәм резолюцияне хупларга чакырды.

Русия делегациясе утырышта катнашмый, чөнки мартта Русия Европа шурасыннан чыгарылган иде.

ПАСЕ-ның сәяси мәсьәләләргә кагылышлы резолюцияләре оешманың әгъза-илләре өчен мәҗбүри түгел.

  • Украина дөнья илләрен Русияне террорчы дәүләт дип танырга чакыра. АКШ хакимиятендә Русияне террорчылык иганәчесе дип тануны хупларга әзер булмауларын белдерделәр, чөнки Ак йорт болай эшләү Русия белән критик мәсьәләләрдә хезмәттәшлекне тулысынча бетерәчәк дип саный.
  • Элегәк Франция президенты Эммануэль Макрон да моңа каршы чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG