Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт департаменты Русияне террорчылык иганәчесе дип танырга теләми


АКШ дәүләт департаменты
АКШ дәүләт департаменты

Русияне террорчылыкны хуплаучы илләр исемлегенә кертү - Украинаның Кара диңгез портларыннан ашлык чыгару турындагы килешүне куркыныч астына куярга мөмкин дип саныйлар Дәүләт департаментында.

АКШ дәүләт департаменты Русияне террорчылыкны иганә итүче илләр исемлегенә кертергә шикләнә, чөнки бу Украинаның Кара диңгез портларыннан ашлык чыгару турындагы килешүне куркыныч астына куярга мөмкин. Бу хакта Американың тышкы эшләр оешмасындагы чыганакларына сылтанып Politico басмасы хәбәр итә.

Русия бу килешү кысаларында үз өстенә алган бурычларын үтәвен дәвам итәчәк дигән "бернинди гарантия дә юк", дип саныйлар Дәүләт департаментында.

Басма мәгълүматынча, соңгы көннәрдә Дәүләт департаментының берничә хезмәткәре бу шөбһәләрен Америка конгрессменнарына да җиткергән, бу мәсьәләдә карарны алар кабул итәчәк.

Июль ахырында Сенат әлеге тәкъдимне хуплаган иде, Конгресс инде тиешле канун өлгесе дә әзерләп җитеште. Русия тышкы эшләр министрлыгы исә бу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр өзелүгә китерәчәк диде.

Террорчылыкны иганә итүче илләр исемлегенә керә калса, Русиягә өстәмә чикләүләр дә кертеләчәк. Дәүләт департаменты исә Русиягә каршы болай да кырыс икътисади чикләүләр кертелде, алар террорчылык иганәчесе булган илләргә кертеләсе санкцияләр белән тәңгәл диярлек, дип искәртә.

Киев һәм Көнбатышның кайбер илләре Вашингтоннан Русияне террорчылыкны хуплаучы илләр арасына рәсми кертүен сорый. Бу Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән бәйле.

Хәзерге вакытта террорчылык иганәчесе дип АКШта дүрт ил танылган: Сүрия, Иран, Куба һәм Төньяк Корея.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG