Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы: Белгород өлкәсендә хәрби полигонда атышта 11 кеше үлгән


Полигонда Украинадагы сугышка китүдән баш тарткан мобилизацияләнгән кешеләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә телеграм каналлары.

Белгород өлкәсендә урнашкан хәрби полигонда ике кеше ут ачкан. 11 кеше һәлак булган, 15 кеше яраланган, дип хәбәр итте Русия саклану министрлыгы.

Оешма биргән мәгълүматка күрә, атыш Украинага сугышка китәргә җыенган ихтыярилар белән күнегүләр вакытында булган. Ут ачкан ике кеше үтерелгән диелә.

Кайбер телеграм каналлары полигонда мобилизациягә эләгүчеләр булуын хәбәр итә. SOTA язуынча, вакыйга Солоти бистәсендәге полигонда урын алган. Анда Украинадагы сугышка китүдән баш тарткан Брянски өлкәсеннән 100ләп мобилизацияләнгән кеше булуы билгеле. SOTA шулай ук 22 кешенең үлгәне, һөҗүм итүчеләрнең өчәү булганы, аларның берсе качып киткәнен яза.

Baza каналы язганча, вакыйга Белгород өлкәсенең Валуй районында иртүк булган, ләкин министрлык аның турында кичен генә хәбәр иткән.

  • 24 февральдә Русия гаскәре Украинага бәреп керде. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый.
  • 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан ителде һәм шул ук көнне хәрби комиссариатка чакырулар да килә башлады. Русия саклану министры Сергей Шойгу резервтагы 300 мең хәрбинең чакырылачагын әйтте. Беренче көннәрдә үк активистлар, блогерлар һәм хәтта хакимият кешеләре башка төбәкләр белән чагыштырганда, милли республикалардан ирләр күбрәк алына дип чаң суга башлады.
  • Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эше ачылудан курка. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан куркуын белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG