Белгород өлкәсенең Солоти бистәсендәге хәрби полигонында күпсанлы хәрбиләрнең үлеменә китергән атыш дини низагъ аркасында чыккан булуы ихтимал. Бу хакта үзен яраланучы дип таныштырган хәрби сүзләренә сылтанып Astra проекты яза.
Әйтергә кирәк, әлеге мәгълүматне биргән хәрбинең кем булуын Astra раслый алмаган. Әңгәмәдәшче үз чиратында атышта яраланып Валуйки шәһәре хастаханәсендә ятуын сөйләгән.
"Бу вакыйга дагыстан, азәрбайҗан һәм адыгей солдатларының "бу безнең сугыш түгел" дип әйтүеннән һәм хезмәт итүдән баш тарту турында рапорт язарга теләвеннән башланды. Подполковник Андрей Лапин рота командирыннан бу хакта белгәннән соң, барыбызны да җыеп, моны "изге сугыш" дип әйтергә тотынды. Барысы да иртән җыела торган һәм гимн җырлый торган плац янында булды. Низагъ башланды, төртешергә керештеләр, шул исәптән минем ротадагы берничә кеше дә каршылык күрсәтте", дип сөйләгән хәрби.
Ул таҗикларны Лапинга каршы чыгуын, "изге сугыш – ул мөселманнарның кәферләргә каршы сугышы" дип әйтүен сөйләгән.
"Әгәр Аллаһ син ант биргән дәүләт өчен сугышырга рөхсәт итмәсә, ул куркак дигән сүз, дип әйтте Лапин. Минем уйлавымча, "Аллаһ - куркак" дигән сүз аларның күңелләренә тиде", дигән ул.
Аның сүзләренчә, бу сүзләр күпләрне шок хәленә куйган, чөнки офицерлар арасында башкортлар да, татарлар да бар.
Сәгать ярымнан соң солдатлар атыш күнекмәләренә киткәннәр. Ул вакытта барысы да тынычланган иде дип саный ул.
"Контракт нигезендә хезмәт иткән өч таҗик автоматларын төбәп безнең командир – подполковник Лапинны атып үтерде. Шуннан соң атыш оештырды. Полигонда контрактчылар да, мобилизацияләнүчеләр дә бар иде. Үзем 29 кешенең үлүен күрдем. 30нчы кеше – подполковник Лапин иде. Үлгән ике таҗикны санаганда, үлемнәр саны – 32 кешегә җитә. Яраланганнарны төгәл белмим. Аларның бер өлешен боралакта Белгородка җибәрделәр, минем белән киткән кешеләрне Валуйкига озаттылар", дигән ул.
Әңгәмәдәшче сүзләренә караганда, атыш башланырга берничә минут кала мөселманнарга читкәрәк китәргә кушканнар. Ул үзен дә әлеге дин вәкилләре исәбенә кертеп сөйләгән.
15 октябрьдә Белгород өлкәсендә урнашкан хәрби полигонда ике кеше ут ачты. 11 кеше һәлак булган, 15 кеше яраланган, дип хәбәр итте Русия саклану министрлыгы. Бу атышны теракт дип атадылар. Оешма биргән мәгълүматка күрә, атыш Украинага сугышка китәргә җыенган ихтыярилар белән күнегүләр вакытында булган. Ут ачкан ике кеше үтерелгән диелде. Аларны "БДБ илләре вәкиле" дип әйттеләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!