Яңа машина алу өчен Татарстанда яшәүчеләргә 8,3 ел, Башкортстан халкына 8,8 ел вакыт кирәк. Бу РИА Новости тикшеренүләреннән күренә.
Русиянең башка төбәкләре арасында бу яктан Татарстан - 33нче, Башкортстан исә 43 урында.Русиядә гомуми алганда исә яңа машина алу өчен уртача 7,6 ел акча җыясы, ди белгечләр.
2022 елда Русиядә яңа машинаның уртача бәясе 2,3 миллион сум, тотылганыныкы - 1,2 миллион сум диелә.
Тикшеренүдә русияләр ай саен хезмәт хакының 50 процентын җыеп барса һәм бу акчалар 7,5 процентлы кертем буларак сакланса, дигән фараздан чыгып нәтиҗә ясалган.
Яңа машинага акчаны иң тиз Чукоткада (3.7 ел), Ямал-Ненец автоном бүлгесендә (3.8 ел), Магадан өлкәсендә (4.3 ел), Ненец автоном бүлгесендә (4.4 ел), Камчаткада (4.6 ел) яшәүчеләр җыячак дип тапканнар.
Кавказ халкына яңа машина алганчы 10 ел, ә исемлекнең ахырында урнашкан ике төбәктә: Кабардино-Балкария белән Ингушетиядәгеләргә 11,3 ел дәвамында акча җыясы.
Тикшеренүгә ярашлы, тотылган машина алу өчен русияләргә уртача 4,5 ел вакыт кирәк. 2021 елда бу 3,6 ел булган.
Татарстаннарга тотылган машина өчен акчаны 4,9 ел, башкортстаннарга исә 5,3 ел туплыйсы.
Белгечләр акча җыю вакытының озынаюы күзәтелә ди һәм моны яңа машиналарга кытлык булу сәбәпле тотылган машиналарның да тиз кыйммәтләнүе белән аңлата.
Шул ук вакытта күптән түгел Русиянең җитеш тормышлы төбәкләре исемлегендә 85 төбәк арасында Башкортстан – 44 нче, Татарстан – 13нче урында булуы ачыкланган иде.
- Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.
- Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.
- Сугышның беренче атналарында ук белгечләр санкцияләр кертелү нәтиҗәсендә Русиянең машина сәнәгатенә һәм базарына кара көннәр киләчәк дип фаразлаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!