Русиянең тугыз милли төбәге, шулай ук 2014 елда аннексияләнгән Кырым "РИА-Рейтинг" төзегән мул тормышлы төбәкләр рейтингының ахырында урнашкан.
2021 ел нәтиҗәләренә күрә, илнең иң ярлы төбәге – Ингушетия дип табылган, соңгы унлыкта Тува, Карачай-Черкес, Калмыкстан, Алтай республикасы, Чечня, Кабардино-Балкария, Дагыстан, аннексияләнгән Кырым һәм Бурятия. Шул ук вакытта Татарстан белән Башкортстан чагыштырмача яхшы яши дип табылган, җитеш тормышлы төбәкләр исемлегендә 85 төбәк арасында Башкортстан – 44 нче, Татарстан – 13нче урында.
Яхшы тормышлы төбәкләр арасында беренче урында Ямал-Ненец автоном бүлгесе тора. Аннан соң Чукотка автоном округы, Магадан өлкәсе, Ненец автоном бүлгесе һәм Мәскәү килә.
Белгечләр төбәкләрдә яшәүчеләрнең нинди тормышта яшәвен Росстат һәм Үзәк банкның белешмәләр базасына таянып бәяләгән.
Рейтингны төзегәндә әйтик халыкның банк кертемнәре, яшәү минимумыннан кимрәк керем алучы кешеләр саны, аена 60 мең сумнан күбрәк алучылар саны исәпкә алынган.
Шул ук вакытта Төньяк Кавказ республикалары, Тува, Бурятия, Байкал аръягы һәм Алтай 2021 елда эшсезләр саны ягыннан алдынгылыкта. Эшсезлек мәсьәләсе ягыннан хәлләре яхшы булган төбәкләрнең беренче бишлегендә Татарстан бар. Ә Башкортстан бу яктан 29нчы урында гына.
Украинага каршы сугышта Русиянең милли төбәкләреннән үлүчеләр күп, бу төбәкләр алдынгылыкта. Дагыстаннан китеп һәлак булучыларның саны 300дән артык, Бурятиядән китүчеләр – 250 дән дә артты, Тува һәм Чечнядан сугышта 100 хәрби һәлак булды диелә ВВСның урыс хезмәте тикшеренүендә. Биредә сүз расланган үлемнәр турында гына бара, шул ук вакытта һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булырга мөмкин.
Азатлык та ачык чыганаклардан Украинадагы сугышта үлгән Татарстан һәм Башкортстан егетләрен туплый. Хәзерге вакытта бу исемлектә Башкортстаннан 224, Татарстаннан 143 ир-егетнең исеме бар.
Шул ук вакытта, әле мобилизация игълан ителгәнче, кайбер белгечләр Русиядән Украинадагы сугышка үз теләге белән китүче ихтыяриларның күбесе аз керемле, фәкыйрь төбәкләрдән дип искәрткән иде.
Икътисад белгече Наталья Зубаревич Русиядә рәсмиләрнең фәкыйрьлек дәрәҗәсе 12 процент дип белдерүе хакыйкатьтән еракдигән иде.
Чынлыкта аларның саны 2-3 тапкырга күбрәк, ди ул. Аның исәпләвенчә, Татарстанда бу күрсәткеч 13-14 процентка җиттә.
— Русиядә 12 процент хәерчедән тыш, халыкның 14 процентының кереме 1,5 яшәү минимумына да җитми. Димәк, фәкыйрьлек дәрәҗәсе 26 процентны тәшкил итә. Русиядә яшәүче һәр дүртенче кеше йә хәерче, йә хәерчелек чигендә тора. Халыкның кереме кимүе котылгысыз хәл, Росстат ничек кенә санамасын.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!