Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров шәһәр һәм авыл җитәкчеләренә Яңа елга артистлар чакыруны тыйган


Уфада Яңа ел. Архив фотосы
Уфада Яңа ел. Архив фотосы

"Мин бәйрәмгә ниндидер матди объектлар сатып алуны тыям. Бөтен әйберегез дә бар. Әгәр искергән икән, төзәтегез дә куегыз", дигән Башкортстан башлыгы. Ул "башка бурычлар да бар" дигән, алар арасында мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәмне атаган.

Быел муниципалитетлар Яңа ел бәйрәмнәрен "булганы белән" үткәрергә тиеш. Бу хакта хөкүмәттәге киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әйтте, дип яза Mkset.

"Бу мәсьәләдә бюджетларны яңадан карагыз. Бернинди яңа әйбер сатып алмагыз: Яңа елга ниндидер архитектур утларыгыз бар икән, нәрсәгез бар, шуны куегыз. Бернинди яңа чыршылар булмасын. Мин бәйрәмгә ниндидер матди объектлар сатып алуны тыям. Бөтен әйберегез дә бар. Әгәр искергән икән, төзәтегез дә куегыз", дигән Башкортстан башлыгы.

Ул "башка бурычлар да бар" дигән, алар арасында мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәмне атаган. Хәбиров түрәләргә һәм зур оешмаларга Яңа ел бәйрәм итү өчен артистлар чакыруны да тыйган.

"Якын арада концертлар һәм күңел ачу чаралары турында онытыгыз. Яңа ел чараларына кемнедер чакыруыгызны белсәм, үзем ачуланачакмын. Яңа елны һичшиксез үткәрәчәкбез. Гаиләләр кайгыртучанлык тойсын, һәм без - тере кешеләр барыбыз да, Яңа елны каршы алырга тиеш", дигән ул.

Башкортстан башлыгы корпоративлар тыелмаячак, ләкин аларга артистлар чакырмаска тәкъдим ителәчәк дигән.

"Телисез икән, гармун алыгыз да, үзегез җырлагыз", дип киңәш иткән Хәбиров.

Шул ук вакытта ул балалар бәйрәм шатлыгыннан мәхрүм калмаска тиеш дигән.

Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга оешмаларга Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру турында киңәшләр әзерләргә кушылган.

  • Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, Русиянең күп кенә төбәкләре Яңа ел чараларыннан баш тарта башлады.
  • Әйтик күршедәге Чуашстанда Яңа ел бәйрәмнәрен уздырмаячаклары, моңа тотыласы акчаларны мобилизацияләнгәннәргә тапшырачаклары хәбәр ителде. Элегрәк Чуашстан хакимиятләре мобилизацияләнгәннәрнең экипировкасына акча җитми дип зарланган иде.
  • Түбән Новгород башлыгы Юрий Шалабаев та шундый ук карар кабул итүен җиткерде. Күмәк йөрешләр, фейерверклар, концертлар булмаячак диде.
  • Әмма Кремльдә төбәкләрнең Яңа ел бәйрәмнәреннән баш тартуын хупламадылар.
  • Шул ук вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов илдә "өлешчә мобилизация" барган шартларда республикада Яңа ел чаралары уздырмауга каршы чыккан иде. Яңа ел – беренче чиратта балаларыбыз өчен бәйрәм, нишләп без аларны сөенечтән мәхрүм итәргә тиеш ди? "Махсус хәрби операция"не хуплыйбыз, зур көч куябыз, әмма тормыш дәвам итә", диде Миңнеханов.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG