Таҗикстаннан килгән 24 яшьлек Эхсон Аминзоданың туганнары белдерүенчә, Русия хакимиятләре аның Белгород өлкәсендәге Солоти хәрби полигонында ихтыяри хәрбиләргә ут ачучыларның берсе булуын белдергән. Туганннары бу турыда Азатлык радиосының тажик хезмәте Радио Озодига сөйләгән.
Туганнары әйтүенчә, Эхсон 10 октябрьдә Мәскәүнең "Люблино" метро станциясе янында югалган булган. Ә аның Белгородтагы полигонда үлүе турында алар 16 октябрьдә Русия хакимиятләреннән ишеткән.
Югалган егетнең абыйсы Фируз Аминзода әйтүенчә, Эхсон Русиягә бу елның март аенда киткән һәм ресторанда эшләгән. Эхсон Русия ватандашы булмаса да, Русиядә рәсми рәвештә эшләү өчен рөхсәте булган. Фируз үзе дә Мәскәүдә эшли.
— Хәзер мине [Мәскәүдәге] хәрби прокуратурага чакырдылар. Бу хәл турында миңа кичә хәбәр иттеләр. Аның ничек Белгородка барып чыгуын белмибез. Энем террорчы түгел, аның андый уе да булганы юк иде. Ул эшләргә һәм үз тормышын корырга теләгән гап-гади бер иммигрант, — ди Фируз Аминзода.
Фируз сүзләренчә, бер атна элек, 10 октябрьдә энесе аңа шалтыратып, дуслары белән очрашырга җыенуын әйткән. Шуннан соң аның телефоны сүндерелгән. Эхсонның дусты (үз исемен язмауны сораган) Радио Озодига Эхсонның сугышка китәргә беркайчан да теләмәгәнен, акча эшләп, тизрәк Таҗикстанга кайтырга һәм яраткан кызына өйләнергә җыенганын әйткән.
Люблино метро тукталышы янында ниндидер танышларын очратуын һәм өйгә соң кайтачагын әйтте
— Барыбыз да шаккаттык. Ул кичтә Люблино метро тукталышы янында ниндидер танышларын очратуын һәм өйгә соң кайтачагын әйтте. Шуннан соң югалды. Барыбыз да аны эзләдек һәм ул йә танышларына киткән, йә Таҗистанга кайткандыр дип уйладык, — ди Эхсонның дусты.
Эхсонның әтисе Таджиддин Аминзода, Таҗикстанның Хатлон өлкәсе хакимиятендә эшли. Ул улының үлеме турында хәбәрне расласа да, хәле начар булуы сәбәпле аның турында сөйләшә алмавын әйткән.
Эхсон Аминзода Таҗикстанның көньягындагы Хатлон өлкәсе Кушан районы Заргар авылында туган.
Белгород өлкәсендәге полигонда һәлак булганнар исемлеге бүген ASTRA Telegram-каналында чыкты. Ихтыяриларга ут ачканнарның берсе Аминзод Тоджиддин булуы языла.
Элегрәк ASTRA үзен ул атыш шаһиты дип атаучы бер хәрби сүзләренә таянып, бу үтереш дини нигездәге низаг нәтиҗәсендә килеп чыккан булырга мөмкин дип язган иде. Ул хәбәр чыкканда ASTRA бу турыда сөйләүченең кем булуын да, ул хәрби әлеге низагта катнашучы буларак атаган кешеләрнең кем булуын да ачыклый алмавын язды.
Басма чыганагы сүзләренчә, низаг өч солдатның — дагыстанлы, азәрбайҗан һәм адыгэның — бу "аларның сугышы булмау" сәбәпле "моннан ары хезмәт итәргә теләмәүләре турында рапорт язарга" теләвеннән башланган. Бер командир (чыганак аны подполковник Андрей Лапин дип атый) бу турыда рота командирыннан ишеткәч, янәсе барысын да җыеп алып, "моның изге сугыш" булын әйткән.
ASTRA язуынча, шуннан соң таҗик хәрбиләр изге сугыш ул мөселманнарның кяферләргә каршы сугышы булуын әйткән, подполковник исә Аллаһны "көчсез" һәм "куркак" дип атаган, моны ишеткән хәрбиләрнең бу сүзләргә исләре киткән.
"Бу фраза плацта басып торучыларның бик күпләре өчен шок булды. Чөнки безнең офицерлар арасында да мөселманнар бар — башкортлар да, татарлар да", ди чыганак.
Плацта ук этеш-төртешләр булып алган. Ул җыеннан соң урыслар белән мөселманнар арасында низаг әле дәвам итсә дә, бераздан тынычланган кебек булган.
ASTRA чыганагы сүзләренчә, тагын сәгать ярымнан аларны атарга өйрәнергә алып чыкканнар. Таҗикстаннан килгән, килешү нигезендә хезмәт итүче өч хәрби башка мөселманнарга читкәрәк китәргә кушкан һәм автоматларын борып, башта подполковник Лапинны атып үтергән, аннан тирә якка ут ачып, янәсе тагын 29 кешене үтергән. Семенов исемле прапорщик атыш тавышын ишетеп, ут ачучыларның икесен үтергән, берсен яралаган, әмма яралы таҗик хәрби качып китә алган диелә.
Полигонда килешү нигезендә хезмәт итүче ихтыярилар да, мобилизацияләнгәннәр дә булган.
ASTRA чыганагы әйтүенчә, хәрби җитәкчелек мөселманнарга вакытында намаз уку мөмкинлеге дә, намаз бүлмәсе дә бирергә теләмәгән булган.
Русия саклану министрлыгы 15 октябрь кичендә Белгород өлкәсендәге хәрби полигонда террор һөҗүме булуын белдерде. Анда хәрбиләрне Украинага каршы сугышка җибәрү өчен әзерлиләр.
"Нәтиҗәдә 11 кеше һәлак булды. Тагын 15 кеше төрле дәрәҗәдәге яралар белән хастаханәгә озатылды, анда аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә", дип белдерде министрлык.
Министрлык шулай ук ут ачкан ике кешенең атып үтерелүен дә хәбәр итте.
Таҗикстан хакимиятләре үз ватандашының бу атышка катнашы булу фактын тикшерәчәген хәбәр итте. Азатлыкның таҗик хезмәтенә Таҗикстан тышкы эшләр министрлыгында Мәскәүдәге илчелек бу мәсьәлә белән шөгыльләнә дигәннәр.
- Мәскәүдә югалган Эхсон Аминзоданың гаскәргә ничек эләгеп, Белгородтагы полигонга ничек барып чыгу турында мәгълүмат бирелми. Русия президенты Владимир Путин игълан иткән өлешчә мобилизациянең күп санлы канун бозулар белән уздырылуы турында хәбәрләр киңкүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә даими чыгып тора.
- Солоти — Валуйки шәһәреннән берничә чакрым төньяк-көнбатышта, Украина чигеннән 20ләп чакрымда гына урнашкан бер кечкенә авыл. Анда 2017 елда төзелгән хәрби шәһәрчек һәм Көнбатыш хәрби бүлгенең 3нче мотоукчылар дивизиясенең 752нче мотоукчылар полкы полигоны бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!