Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора": президент фәрман чыкмый торып мобилизация тәмамлана алмый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия президенты Владимир Путин мобилизация тәмамлану турында фәрман имзаламый торып, русияләр моңа өметләнмәсен ди юристлар.

Бүген, 17 октябрьдә Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәрдә мобилизациянең төгәлләнүен белдерде. Мобилизация кысаларында кешеләрнең яшәү урыннарына һәм оешмаларга җибәрелгән хәрби чакыру кәгазьләре үз көчен югалта, диде ул.

Шул ук вакытта юристлар русияләргә президент Владимир Путинның мобилизация тәмамлану турында фәрман имзалавын көтәргә киңәш итә, бу фәрман булмый торып, халык мобилизация тәмамлануга өметләнмәсен ди.

"Мобилизация турындагы канун һәм фәрман мобилизацияне игълан итүне күздә тота, ә менә аны тәмамлау йә туктату мәсьәләсе норматив актларда җайга салынмаган", дип яза "Агора" хокук яклау үзәге җитәкчесе Павел Чиков.

Аның әйтүенчә, Русия субъектлары хакимиятләре мобилизацияне төгәлләү вәкаләтенә ия түгел, ә хәрби комиссариатларга чакыру кәгазьләре мэр яки губернатор белдерүенә карап көчен югалтмаячак.

Хокук яклаучы аңлатканча, саклану министрлыгы билгеләгән квоталар үтәлгәннән соң, хәрби комиссариатлар яңа кешеләрне мобилизацияләүдән туктый, әмма барыбер кайбер төбәкләрдә хәрби чакырылышлар башланган.

Юристлар русияләргә "җиңел суларга" иртәрәк ди, чөнки саклану министрлыгы фәрманнарын халыкка чыгармый гына бирә, ә хакимият вәкилләренең белдерүләре "бер-берсенә каршы килә беркемгә дә бернинди хокук-бурычлар бирми".

"Яңадан мобилизациягә ихтыяҗ теләсә кайчан туарга мөмкин. Өлешчә мобилизация, аны игълан иткән вазифаи зат тарафыннан тиешенчә төгәлләмәгәндә, мобилизациянең хокукый тәртипләре сакланып кала. Ягъни президент фәрманын көтәргә кирәк", дип яза Чиков.

  • Русиядә "өлешчә мобилизация" 21 сентябрьдә игълан ителгән иде. Саклану министры Сергей Шойгу резервтагы 300 мең хәрбинең чакырылачагын әйтте.
  • Узган атнада Русия президенты Владимир Путин "якынча ике атна эчендә бөтен мобилизация чаралары төгәлләнәчәк" дигән иде.
  • 14 октябрьдә Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның мобилизация планын үтәвен җиткерде. "Безнекеләр – алгы сафта", диде ул.
  • Алтай республикасының хәрби комиссары сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада "өлешчә мобилизация" кысаларында бер генә кеше дә чакыртылмаган. Хәрби комиссариатлар "повестка" җибәреп, хәрби бурычлылар турындагы мәгълүматларны гына барлый диелә. Росстат мәгълүматынча республикада 221 559 кеше яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG