Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Казандагы Әл-Мәрҗәни мәчетен төзекләндерергә кушты


Казанның Мәрҗәни мәчете
Казанның Мәрҗәни мәчете

Мәчетне соңгы тапкыр 2005 елда сипләгәннәр иде. Миңнеханов реставрация эшләре өчен документлар әзерләргә, бинаның алгы ягын һәм түбәсен тәртипкә китерергә кушкан. Төзекләндерү берничә этапта башкарылачак диелә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Мәрҗәни мәчетен төзекләндерергә кушкан. Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелеш объектларын караган чакта шундый карарга килгән диелә.

Мәрҗәни мәчете – федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты, соңгы тапкыр аны 2005 елда төзекләндерделәр. Миңнеханов реставрация эшләре өчен документлар әзерләргә, бинаның алгы ягын һәм түбәсен тәртипкә китерергә кушкан. Төзекләндерү берничә этапта башкарылачак диелә.

Мәрҗәни мәчете Екатерина II рөхсәте белән 1767 елда төзелә башлый, 1770 елда төзелеп бетә. Төрле муллалардан соң, 1850 елдан башлап 1889 елларга кадәр мәчетнең имамы, мәшһүр дин галиме, тарихчы, фикер иясе, Шиһабеддин хәзрәт Мәрҗәни булган. Мәчет аның исеме белән атала. Мәрҗәни мәчете элек-электән татар бистәсенең генә түгел, Казанның да рухи үзәге булган. Бу мәчет хәтта совет чорында да ябылмаган.

  • Узган елның августында Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Иске Таш мәчеттә төзекләндерү эшләре башланды. Ул 140 миллион сумга төшәчәк. Мәчет имамы Надир Шәйморатов сүзләренчә, бу эш кузгалып китсен өчен төрле инстанцияләргә йөзләгән хатлар юлланган.
  • Шул ук вакытта Казанда төзекләндерүгә мохтаҗ мәчетләр тагын бар. Әйтик быел апрельдә Казанның Яңа татар бистәсендә урнашкан Ак мәчеткә куркыныч янавы хәбәр ителде. Мәчеткә зыянны юл төзүчеләр китергән диелә. Эшчеләр мәчет бинасы буенда торган бетон киртәләрне салдырып, аны гыйбадәтханә диварына терәтеп куйган. Мәчетнең кирпеч диварында ярыклар барлыкка килүе ачыкланган. Моннан тыш, мәчет биләмәсендә төзелеш чүп-чары җыелган диелде.
  • Инкыйлабтан соң сакланып калган Казанның бердәнбер агач "Рәҗәб" мәчете дә реставрациягә мохтаҗ. Җиләкле бистәсендәге Аллаһ йортын саклап калыр өчен кешеләр акча җыя. Мәчетне тәртипкә китерер өчен 32 млн сум кирәк, дип саный белгечләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG