Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда халык саны 1,3 миллионнан арткан


Казанда яшәүче милләтләр турында саннар әлегә китерелми.

2021 елгы халык җанисәбе нәтиҗәләренә күрә, Казанда 1 308 660 кеше яши. Алар арасында 592 360 кеше – ир-атлар, 716 300 кеше – хатын-кызлар. Мондый саннарны Татарстанстат китерә.

Хисапка күрә, иң күп кеше Казанның Совет районында яши, анда 336 927 кеше теркәлгән. Идел буе районында 272 527 кеше, Яңа Савин районында 222 926 кеше яши диелә. Иң аз казанлы Вахитов районында теркәлгән – 85 005 кеше.

Казанда яшәүче милләт турында саннар әлегә китерелми.

2010 елгы җанисәп саннарына күрә, Казанда 1 миллион 143 мең кеше яшәгән.

Моңарчы 2021 елгы халык җанисәбенең Татарстан саннары да билгеле булган иде. Республика халкы саны 4 миллионнан арткан диелә.

3 миллионнан артык кеше шәһәрләрдә яши, тагын 931 мең кеше авылларда яши. 2010 ел белән чагыштырганда, Татарстанның халык саны 5,8%ка арткан.

2021 елгы Русия халкы җанисәбе 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр үткәрелде. Ул башта 2020 елда узарга тиеш булган, ләкин ковид пандемиясе аркасында берничә тапкыр күчерелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG