Израил саклану министры Бени Ганц илнең Украинага һава һөҗүменә каршы системнар һәм башка төрле корал тапшырмаячагын, әмма башка ярдәм тәкъдим итәчәген белдергән. Бу хакта Haaretz басмасы яза.
— Израил Украина, НАТО һәм Көнбатыш ягында һәм аларны хуплый, әмма без элек тә әйткән идек, тагын бер искәртәбез. Израил Украинага һуманитар ярдәм күрсәтә, кеше гомерләрен коткару системнары һәм саклаучы җиһазлар белән ярдәм итә. Шушы көннәрдә Украинага яңа ярдәмнәрне хуплаячакмын. Әмма шул ук вакытта искәртәм: Израил Украинага корал тапшырмаячак. Авырлыкларга һәм чикләүләргә карамастан, элеккегечә Украинаны хуплауны, аңа ярдәмне дәвам итәчәкбез, — дигән Ганц.
Израил саклану министры бу белдерүен ил премьеры Яир Лапид белән Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба очрашуы алдыннан ясады.
Очрашу барышында Украина министры Израил премьеры белән һава һөҗүменә каршы системнар бирү турында сөйләшмәкче иде.
Украина һава һөҗүменә каршы системнар бирүен һәм бу технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итә башлауны сорап, Израилгә мөрәҗәгать юллады. "Израильнең сәясәте — Иранның җимергеч чараларына каршы торуны күз уңында тота бит, Израилнең Украина ягына ачыктан-ачык басар вакыты җитте", дип искәрткән иде Дмитрий Кулеба.
- Соңгы атналарда Русия гаскәре Украинаның инфраструктурасына Иранда җитештерелгән кораллар ярдәмендә көчле һөҗүмнәрне еш ясый башлады, аларны "камикадзе-дроннар" дип атыйлар. Элегрәк Иран Русиягә мондый кораллар бирүен кире каккан иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!