Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина пычрак бомба әзерләве турындагы Русия гаепләүләрен тикшертү өчен МАГАТЭ белгечләрен чакырган


МАГАТЭ баашлыгы Рафаэль Гросси Запорожье атом электр станциясендә
МАГАТЭ баашлыгы Рафаэль Гросси Запорожье атом электр станциясендә

23 октябрьдә Русия саклану министры Сергей Шойгу НАТОдагы дүрт илнең саклану министрлары белән телефоннан сөйләште һәм Русияне атом-төш коралы куллануда гаепләү өчен Украина пычрак бомба шартлатырга әзерләнә дип белдерде.

Русия Украинада пычрак бомба - радиоактив матдәле шартлаткыч җитештерелергә мөмкин дип ышандыра, бу уңайдан Киев Русия шикләнгән объектларга Халыкара атом энергиясе идарәсе( МАГАТЭ) белгечләрен чакырган.

Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба бу мәсьәлә турында МАГАТЭ башлыгы Рафаэль Гросси белән сөйләшүен, аның ризалашуын хәбәр итә.

"Русиядән аермалы буларак Украина һәрчак ачык булды һәм шулай калачак та. Безнең яшерер әйбер юк", дип язган Кулеба Twitter-да. Ул Русиянең Украинада пычрак бомба әзерләнә дигән сүзләрен ялган дип атады.

Кичә, 23 октябрьдә Русия саклану министры Сергей Шойгу НАТОдагы дүрт илнең саклану министрлары белән телефоннан сөйләште һәм Русияне атом-төш коралы куллануда гаепләү өчен Украина пычрак бомба шартлатырга әзерләнә дип белдерде.

Әле Шойгу шалтыратканчы ук, 23 октябрь иртәсендә "ышанычка лаек чыганакларга" сылтама белән РИА Новости дәүләт агентлыгы пычрак бомба турында хәбәр итте. Басма язуынча, янәсе бу бомбаны әзерләү бурычы Днепропетровски өлкәсенең Жёлтые Воды шәһәрендәге комбинатка, шулай ук Киевтагы Атом-төш тикшеренүләре институтына йөкләнгән.

Русиянең Украинага һөҗүменең беренче көннәрендә дә: февральдә һәм мартта РИА Новости, янәсе Чернобыль атом электр станциясендә пычрак бомба әзерләгән булулары бар, шуңа аны Русия гаскәре үз контроленә алды дип язган иде.

Бернинди дәлилләр китерелмәде, ә Русия хәрбиләре станциядән март ахырында китте.

Бүген 24 октябрьдә Русия саклану министрлыгы рәсми фикер белдерде, ул күбесенчә РИА Новости язганнарны кабатлый.

Русия ышандыруынча, янәсе Украина пычрак бомба шартлатып, моны Русиянең аз куәтле атом коралы шартлады дип калдырмакчы була.

Саклану министрлыгы "пычрак бомба шартлый калса барлык көчләрен һәм чараларын әзер хәлгә китерүен" әйтә. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров бу – "буш шик" түгел диде.

Украинадан соң АКШ, Британия һәм Франция Украинада пычрак бомба булуы турындагы мәгълүматны кире кага, Русия низагны киеренкеләштерергә сәбәп эзли дип саный.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, янә бернинди дәлилләрсез генә 24 октябрьдә пычрак бомба кулланылырга мөмкин булуы көн кебек ачык, ә Көнбатыш илләренең бу куркынычка ышанмавы аның юкка чыгачагын аңлатмый диде.

  • 21 сентябрьдә халыкка мөрәҗәгатендә Русия президенты Владимир Путин Көнбатышның алдынгы илләре Русияне атом коралы белән "шантажлый" дип белдерде. "Безнең илнең дә юк итүче төрле кораллары бар, кайбер компонентлары ягыннан НАТО илләренекенә караганда заманчарак та әле", диде Путин һәм Русиянең бөтенлеген, үз халкын яклау өчен "бөтен булган чараларны кулланачакбыз, бу күзгә төтен җибәрү түгел", диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG