Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чарлз III Риши Сунакны Британия премьер-министры итеп билгеләде


Риши Сунак
Риши Сунак

42 яшьлек Риши Сунак соңгы 200дән артык елда Британиянең иң яшь премьер-министры булды.

Британия патшасы Чарлз III Риши Сунакны ил премьер-министры итеп билгеләде. Хәзер аңа хөкүмәтен оештырырга кирәк булачак.

Очрашу Букингем сараенда үтте, моңа кадәр күптән түгел генә биредә патша Лиз Трассның вазифасыннан китүен кабул иткән иде.

42 яшьлек Риши Сунак соңгы 200дән артык елда Британиянең иң яшь премьер-министры булды. Ул бу вазифада Лиз Трассны алыштырды, Трасс исә Британия тарихында иң аз вакыт эшләгән премьер-министр, ул әлеге вазифада ике айлап кына булды.

24 октябрьдә Сунак Британиянең Консерватив фиркасенә яңа лидер итеп билгелнде, аның көндәшләре – Британиянең элекке премьер-министры Борис Джонсон һәм Җәмәгать пулаты лидеры Пенни Мордонт төшеп калды.

2020 елның февралендә Риши Сунак финанс министры булып билгеләнде. Белгечләр ул Британияне уңышлы гына коронавирус пандемиясеннән алып чыга алды дип саный, аерым алганда бу чорда ябылган рестораннарның хуҗаларына акчалата ярдәм дә бирелде, эш урыннары да сакланып калды.

2022 елның июлендә ул Джонсонның икътисади сәясәте белән риза булмыйча вазифасыннан киткән иде. Сунак тәнкыйтьчеләре аның китүе – Джонсон хөкүмәте таралуга китергән сәбәпләрнең берсе дип саный.

Тарафдарлары Сунакны икътисадны юнәлдерүче буларак көчле кеше ди.

Сунак Лиз Трассның 2022 елның сентябрендә премьер-министр взифасына кергәнче тәкъдим иткән икътисади реформаларын "әкият" дип атады һәм алар аркасында барлыкка киләчәк икътисади кризисны да алдан күрә алды.

  • Риши Сунак Британиядә Көньяк Азия тамырлары булган беренче премьер-министр. Аның әти-әнисе – медицина һәм фармацевтика өлкәсендә эшләгән индианнар, алар 1960 елларда Көнчыгыш африкадан Британиягә күчеп килгән. Сунак затлы шәхси мәктәптә, соңрак Оксфордта һәм Стэнфодта укыган, үзенең булачак хатынын – Һиндстан миллиардеры Акшата Муртины да шунда очраткан. Укып бетергәч Сунак Goldman Sachs инвестиция банкында эшләгән. Хәзерге вакытта Сунак хатыны белән Британиянең иң бай кешеләре исемлегендә 222 урында тора һәм ике бала үстерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG