Британия премьер-министры Лиз Трасс вазифасыннан китүен белдерде. Ул бу вазифасында ни бары 44 көн эшләде. Бу Британия тарихында иң кыска мөддәт.
Трасс хакимияттәге консерватив партия лидеры булып биш атна элек сайланган иде, шуннан соң премьер да булды. Аның шундук башлап җибәргән салым реформасы халык тарафыннан тар-мар ителде, финанс министрын алыштырырга туры килде. Ай ярым эчендә Трассның рейтингы июль аенда урынынан киткән Борис Джонсонныкына караганда да түбәнрәк тәгәрәде.
Октябрь аенда үткәрелгән социологик сораштыру нәтиҗәсенә күрә, британнарның 67 проценты хөкүмәтне булдыксыз дип саный. Соңгы атналарда консерваторларның абруе тарихта иң түбән дәрәҗәгә төште, дип хәбәр итә BBC.
Җитәкләгән фиркасенә яңа башлык сайланганчы яки яңа гомуми сайлаулар уздырылганчы, Трасс вазифасында калачак. Оппозициядәге лейбористлар фиркасе лидеры Кир Стармер сайлаулар уздырырга чакырды да инде. YouGov-ның октябрь аенда уздырган сораштыруына күрә, тавыш бирүләр оештырыла калса, лейбористлар җиңәчәге фаразлана.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!