Accessibility links

Кайнар хәбәр

170тән артык уен. Төркиядә "Татар балалар уеннары" китабы чыкты


Эркан Карагөз
Эркан Карагөз

Төркиядә татарларга кагылышлы яңа китап чыкты. "Bengü" нәшриятында басылган "Tatar çocuk oyunları" китабы татар халык уеннарына багышланган.

Китапның авторы — Әнкара университеты галиме Эркан Карагөз. ​Бу — галимнең татарлар турында икенче китабы. Беренчесе аның докторлык диссертациясе булган. Ул "Татар һәм башкорт тылсымлы әкиятләре" исеме белән китап буларак дөнья күргән иде.

— "Татар балалар уеннары" — минем икенче китабым. Аны татар балалар фольклоры дип тә атарга була. Мин аны 2020 елда яза башладым, ике елдан артык яздым. Монда татар балалары уйнаган уеннардан хәрәкәтчән (активити) уеннар кергән. Электрон форматы булырмы — әлегә белмим, моны нәшрият карар итәчәк, — ди Карагөз.

Китап тышлыгындагы белешмә: Бу китапка борынгы төркиләр ватаны Идел-Урал буенда яшәүче төньяк төрки кабиләләренең балалары уйный торган "хәрәкәтчән уеннар" кертелгән. Китапка кергән уеннар хәрәкәткә нигезләнгән, алар унбер төргә бүленгән: куышлы (40 уен), йөгерешле (19 уен), почмак яки урын алыш (15 уен), күз бәйләш (9 уен), төзәү (33 уен), көч сынашу (17 уен), йөгереп-сикерү (5 уен), кул чабу (8 уен), бер үк вакытта хәрәкәтләнү (7 уен), качышлы (10 уен) һәм шартлы (16 уен) уеннар. Моннан тыш, кулланылган уен материалы нигезендә сүзлек әзерләнгән. Сүзлекләр уен исемнәрен ачыкларга ярдәм итә, уен әсбапларына, уенда кулланылган төшенчәләргә һәм үзенчәлекле әйтемнәргә аңлатмалар бирә.


Эркан Карагөз Азатлыкка татар уеннарын өйрәнүе, гомумән, татар фольклорына белән кызыксыну тарихы турында сөйләде.

— Сез татар телендә шактый яхшы сөйләшәсез. Татар мәдәнияте, фольклоры белән кызыксынуыгыз каян килә?

Араларында казакъ, үзбәк, татар, азербәйҗан телләре бар иде

— Мин татарча бик яхшы аңлыйм, китаплар укыйм, әмма соңгы арада практика булмаганга, сөйләшергә кыенрак. Төркиядәге Гази университетының төрки телләр өйрәнү бүлегендә укыдым. Университетта төрки телләр арасыннан берсен сайлау кирәк иде: араларында казакъ, үзбәк, татар, азәрбайҗан телләре бар иде. Мин татар телен сайладым, татар телен өйрәнә башладым. Аннан соң татар телеме, тарихымы, фольклорымы — фәнни эш өчен бер юнәлеш сайларга кирәк иде. Фольклор сайладым, чөнки, минемчә, татар фольклоры бик бай. Үзем дастаннар, мифология, әкиятләр, легендалар белән бик кызыксынам. Кандидат һәм докторлык эшләрен яклаганда татар мәдәнияте һәм халык әдәбияты турында академик хезмәтләр яздым.

— Китабыгызда Казан татарлары уеннарымы, гомумән, нинди уеннар бар?

— Әйе, китапка Казан татарларының йөз җитмештән артык уены җыелды. 2015 елда мин Татарстанда Казан университетында татар әдәбияты бүлегендә дәресләр алдым. Казандагы китапханәләрдән китаплар табып, мәкаләләр җыйдым, аннан соң китабыма кирәк уеннарны сайладым. Татар уеннарында булган махсус терминнар сүзлеген әзерләдем. 2015 елда татар балалар фольклорына багышланган 8-9 китап бар иде, китапны әзерләгәндә шуларны укыдым. Татар уеннарын дүрткә аердым, ягъни мин барысы дүрт китап чыгарырга телим: беренчесе — хәрәкәтчән уеннар, икенчесе — драмалы, өченчесе — зиһен сынамалы, дүртенчесе — җырлы-биюле уеннар булачак.

— Төркиядә татар мәдәниятенә игътибар бармы, ничек уйлыйсыз?

Татар уеннарын дүрткә аердым

— Татар мәдәнияте, фольклоры белән кызыксыну хәзер күбрәк. Элек без татарлар хакында, аларның кемлеге, кайда яшәүләре турында белми идек. Заманында, 1990 елдан соң, Төркиядә университетларда татар теле дә укытыла башлады. Мәсәлән, тюркология факультетларында Татарстаннан, Казакъстаннан һәм башка төрки дәүләтләрдән килгән укытучылар күбрәк укыта башлады. Мин татар теле белән беренче тапкыр 2001 елда таныштым. Без татар телен өйрәнә башладык, безнең дәрескә татар укучысы килде. Ул Әнкара университетында укый иде. Татар телен беренче тапкыр аннан ишеттем. Хәзер факультетта үзебез студентларга татар телен һәм әдәбиятын өйрәтәбез.

— Төркиядә татар мөһаҗирләре зур диаспора булып яши, алар белән элемтәгез бармы?

— Мин алар белән социаль челтәрләр аша таныш, күпләре белән аралашабыз. Татарстанда өч тапкыр булдым: беренче тапкыр — 2011 елда — ул вакытта Казанда бер ай тордым, 2013 елда Казанга бер контракт өчен килдем, 2015 елда Мевлана (Mevlana) студентлар алмашу програмы нигезендә ярты ел яшәдем. Шуннан бирле Казанда яхшы дустым бар.

— Татар галимнәре белән хезмәттәшлек итәсезме?

— Татарстанда укыган вакытта татар галимнәре белән таныштым. Алар белән күрешәм, сорауларым булганда алар ярдәм итә. Укытучым Әлфия Йосыпова булды, ул күп булыша.

— Хәзерге вакытта Русиягә каршы кертелгән санкцияләр аркасында Татарстан (Русия) галимнәре белән хезмәттәшлек итү шартлары никадәр үзгәрде?

— Минем өчен берни үзгәрмәде, мин алар белән күрешеп торам. Шулай да бер проблем бар, аны сез дә беләсез: очкычларга билетлар бик кыйммәт, шуңа күрә мин Казанга китәргә теләсәм, ул миңа икътисади яктан кыен. Әмма ике-өч елда барысы да элеккечә булыр дип уйлыйм.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG