Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров Украинадагы сугышны җиһад дип атады


Рамзан Кадыров (сулда)
Рамзан Кадыров (сулда)

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Украинага бәреп керүне “сатанизм һәм христиан-мөселманнар арасындагы сугыш” дип атый. Кичә Херсон өлкәсендә Украина ясаган һөҗүмдә Чечняның 40лап сугышчысы үлүе, кимендә йөз хәрбие яралануы хәбәр ителгән иде.

Украина кораллы көчләре Херсон өлкәсендә Русия гаскәрләренең штабы урнашкан мәктәп бинасына һөҗүм иткәннән соң, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән бәйле хәрби бүлекчәләрнең 40лап сугышчысы һәлак булган, кимендә йөз кеше яраланган. Кичә, 25 октябрьдә бу хакта украин һәм оппозицион чечен Telegram-каналлары хәбәр итте.

Кичке хисабында Украина баш штабы да һөҗүмнең Каиры авылындагы мәктәпкә ясалуын, утызлап кешенең үлүен белдергән иде.

Оппозицион чечен хәрәкәтенең 1ADAT Telegram-каналы мәгълүматынча, алар - Нефтеполк" дип йөртелүче, Чечнянең нефть-газ объектларын саклаучы полиция полкы сугышчылары булган.

Кайбер һәлак булучыларның фотолары дип фаразланган рәсемнәрдән ясалган видео, шулай ук аудио язма чыкты, бу язмада исән калганнарның берсе һөҗүм Американың HIMARS ракетыннан ясалды ди.

Украина кораллы көчләренең баш штабы мәгълүматынча, артиллериядән һөҗүм ясау нәтиҗәсендә чәршәмбе көнне Луһански өлкәсенең Новоивановка авылында Русия кораллары сакланган келәте юк ителгән һәм Чечнядан булган 10нан артык сугышчы үтерелгән.

Кадыров бу хәбәрләргә үзенең Telegram-каналында ике аудио язма белән фикер белдерде. Беренчесендә ул Украинадагы "махсус операция"не сугыш дип атарга чакырды, чөнки хәрби хәрәкәтләр инде Русия җирләрендә бара диде, шулай ук украин шәһәрләрен җир йөзеннән юк итәргә чакырды.

Шул ук вакытта ул чечен хәрбиләренең үлеме турында берни әйтмәде.

Берничә сәгатьтән икенче аудио язмасында Кадыров Украинага бәреп керүне "сатанизм һәм христиан-мөселманнар арасындагы сугыш" дип атады һәм аларны берләшергә чакырды. Бу – җиһад, диде ул һәм "чечен хәрби җитәкчеләре сакланмаска, бары тик һөҗүм итәргә генә дигән карар кабул итте", дип белдерде.

Шулай ук ул Украинадагы сугышка республиканың 300-400 мең кешесен җибәрергә тәкъдим итте, бу Чечня халкының якынча дүрттән бере дигән сүз.

  • Сугышта катнашучы яклар каршы тарафның югалтуларын арттырып, үзенекен киметеп күрсәтергә һәм ялган мәгълүмат таратырга мөмкин. Сугыш барган шартларда Азатлык бу мәгълүматларны бөтен очракта да бәйсез тикшерә алмый.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы Путин фәрманы белән 24 февральдә башланды, Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG