Accessibility links

"Балалар әдәбиятына игътибар кимүгә ачына иде"


Резеда Вәлиева
Резеда Вәлиева

29 октябрьдә шагыйрә Резеда Вәлиева вафатына ун көн булды. Иҗатташлары аны һәркемнең йөрәгенә барып җитәрлек шигъри сүз дә, әниләр сүзе дә, һәртөрле мөрәҗәгатьләрне дә ирештерә алган шәхес дип тасвирлый.

19 октябрьдә танылган шагыйрә Резеда Вәлиева вафат булды. Аңа 92 яшь иде. Вәлиеваның иҗатташ дуслары, чордашлары шагыйрә турындагы истәлекләрен Азатлык Радиосы белән уртаклашты.

Нәзифә Кәримова, язучы, журналист:

— Резеда апа белән күп еллар элек Малеевкадагы Иҗат йортында таныштык. Шуннан бирле гомер буе дус булып, аралашып яшәдек — тормышта да, иҗатта да гел бергә булдык. Казанга кайткан чакларымда еш кына анда кунак булдым, ул да Мәскәүдә булганда безгә килә иде. Аның янында һәрчак үз өемдә кебек идем, ул да миңа әнием төсле булды. Мине үз кызы урынына күрде. "Тапканмын да онытканмындыр, син — минем кызымдыр", дип көлә иде. "Иде" дип сөйләргә калды.

Ул эшләгән чакта әле туган телгә ихтыяҗ бар, хәлебез хәзерге кебек түгел иде

Минем "Җәнлекләр кайта" (1986) дип аталган беренче китабымның редакторы да ул булды. Язган әйберләремне аңа укып күрсәтәм, ә ул киңәшләрен бирә иде. Язучы кешегә үзен тыңлаучы, юнәлеш бирүче андый иҗатташ дус бик кирәк. Резеда апаны Мәскәүгә "Татар зыялылары" клубына да чакырган идем, "Сөембикә" журналы белән бергә килделәр. Күңелле, истәлекле чара булды. Аны мәктәпләргә, китапханәләргә дә бик күп чакырдылар. Ул эшләгән чакта әле туган телгә ихтыяҗ бар, хәлебез хәзерге кебек түгел иде. Ул Татарстан, Башкортстан авыл-районнарында очрашуларда йөреп, рәхәтлек алып кайта иде. Аны бик нык яраттылар. Милләтпәрвәр кеше булды. Күпчелек шагыйрьләр үз шигырьләрен әйбәт итеп укый белми, ә ул белә иде.

Очрашкан чакларда татар әдәбияты турында сөйләшә идек. Аны Тукай бүләгенә берничә тапкыр тәкъдим итеп тә бирмәделәр. Шуңа ачынган иде. Кат-кат намзәт итеп куеп, "бирәбез" дип торалар да, аннары бирми калдыралар. Олы кешенең аңа хәтере кала, билгеле. Тагын ниндидер премияне шулай бирәбез дип әйтеп бирмәгән чаклары булды.

Күпчелек шагыйрьләр үз шигырьләрен әйбәт итеп укый белми, ә ул белә иде

Быелның мартында мине "Сөембикә"гә чакырганнар иде. Казанга килгәч, аның янында булдым. Майда да күрештек. Караватына ятып, икәү сөйләшеп ятарга ярата идек. Ул вакытта ук авырый иде инде. Уллары бик кешелекле, гаҗәеп яхшы кешеләр булды, аны бала караган кебек карадылар. Айрат ашатып, тәрбияләп тору өстенә Кабан күленә йөртергә алып чыга иде. Мин ул гаиләгә гел сокланып карадым. Резеда апаның өендә эш өчен барлык шартлар тудырылган иде — ире дә, балалары да аны борчымады.

Гадәттә хатын-кызның бар гомере гаиләгә китә, ә Резеда апа нәшриятта да эшләде, үз китапларын да чыгара алды. Бездә бит китапларны елга бер түгел, әллә ничә елга бер чыгаралар. Үз чутыңнан китап чыгара торган вакыт килеп җиткәч, ул бер елны балалар өчен унлап төрле китап бастырган иде. Сата алгандырмы, юктырмы — ләкин аның китап чыгарасы килә иде. Ул иҗаты белән янып яшәде. Кызганыч, коронавирус белән авырып, Резеда апаны озатырга да кайта алмадым, — ди Нәзифә Кәримова.

Роза Туфитуллова, журналист, Татарстан ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Сөембикә" журналының элекке баш мөхәррире:

— Һәр кешенең күңеленә сеңеп кала торган бер сүзе бар иде Резеда апаның: "Йөрәккәем, бәгырькәем" дип дәшә иде дә, кочагына алып җылысын күчерә иде. Күңел түремдә ул башкаларга күңел җылысы бүләк итүче кеше буларак сакланачак. Аңа карата начар мөнәсәбәттәге кеше булмагандыр дип уйлыйм, чөнки бик сөйкемле булды, үзен яраттыра белде, һәр сүзен уйлап сөйләшә иде.

Аңа карата начар мөнәсәбәттәге кеше булмагандыр

Башкортстаннан килгән шагыйрәләребез, җырчыларыбыз ничектер Татарстан җирлегендә туып-үскән кешеләрдән аерылып тора. Резеда апа да ихласлыгы, йомшаклыгы, сөйкемле, ачык булуы белән тартып тора иде. Халыкчан поэзия иде Резеда апада. "Китмә, сөю" дигән искиткеч шигырен беләсездер, ул җыр буларак та халык күңелендә урын алды.

Һичшиксез, ул Тукай премиясенә дә лаек кеше иде. Бар иде аның патриотик шигырьләре дә, гомумән, лирикасы бик көчле иде. Һәркемнең үз иҗат язмышы шул. Резеда апаны Тукай премиясенә намзәтлеккә беренче тапкыр чыгарганда, анда хатын-кызлар сирәк куела иде әле. Хәзер менә артистлар арасыннан да, сәнгать әһелләре дә күпләп күтәрелә башлады. Аны җиңәме, юкмы — икенче мәсьәлә, әле куелуы да мәртәбә бит. Мин аны үпкәләп киткәндер дип уйламыйм. Бәлки, кат-кат премиягә намзәт итеп куеп та бирмәүләре күңеленә тигәндер дә, әмма ул аны горур күтәрде. Ул яктан мин Саҗидә апа Сөләйманованы да искә алыр идем, аңа да читен булгандыр дип уйлыйм. Ул да дәрәҗәсен саклап кала белде. Резеда апа да үпкәләп киткәндер дип уйламыйм, аның үзенә дә, иҗатына да игътибар зур булды.

Резеда апа да үпкәләп киткәндер дип уйламыйм

Резеда апа белән бәйле бер истәлегем бар. Төмәндә "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы чарасы булды. Бу "Ак калфак"ның оешып эшли башлаган гына көннәре иде. Төмәндә ул эшне Бибинур ханым Сабирова җитәкли, ул "Ак калфак" дигән газет да чыгара башлаган иде. Менә шул оешманың беренче чарасына, Татарстан артистлары да килә икән дип, өлкәнең төрле почмакларыннан милләттәшләр җыелган. Зал шыгрым тулы. Бер җырчыбыз, музыкантыбыз юк. Шунда Резеда апа: "Кызлар, борчылмагыз, шигърият бар җирдә үз урынын алачак", дип иң беренче залга чыгып китте. Шигырь укып залны тотып тора алды. Ул һәркемнең йөрәгенә барып җитәрлек шигъри сүз дә, әниләр сүзе дә, һәртөрле мөрәҗәгатьләрне дә ирештерә алды.

Без быел аның туган көне алдыннан күрешеп, бик озак сөйләштек. Шуннан соң, кыска-кыска шалтыратуларны искә алмаганда, башка җай да, мөмкинлек тә булмады. Соңгы очрашуда балалар шигърияте турында ачынып әйтте. "Роза, нинди игътибар иде бит балалар әдәбиятына, аерым секцияләр, түгәрәкләр, очрашулар уза иде. Хәзер балалар әдәбиятына игътибар нык кимеде. Нинди гөрләп торган балалар әдәбиятен юкка чыгарып ятабыз бит", дип борчылып сөйләде. Бу минем өчен бик тетрәндергән югалту булды. Озатырга бара алмавым бик кызганыч, бүген генә хастаханәдән чыктым, — дип сөйләде Роза Туфитулова.

Рәдиф Гаташ, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты:

— Татарстан китап нәшриятында бергә, бер бүлмәдә утырып эшләдек. Күп еллар дуслар, хезмәттәшләр булдык. Ярдәмчел, ачык күңелле, кешелекле булып күңелдә калачак. Мин нәшриятка килгәндә әле 25-26 яшьлек кенә егет идем, Резеда апа мине үз канаты астына алып эшкә өйрәтте, иҗатыма ярдәм итеп торды.

Кызганыч, аны озатырга бара алмадым, вафаты хакында белми дә калдым

Безне якынайта торган тагын бер фактор бар: ул да, мин дә Башкортстаннан бит. Аны туган яклардан гел төрле очрашуларга чакыралар, кунак итәләр иде. Салават, Кыйгы районнарында еш булды. Татарстанда да, Башкортстанда да җырлары бик популяр иде.

Соңгы тапкыр мин аның белән Язучылар берлеге съездында очраштым. Анда да аны җитәкләп йөртәләр иде инде. Соңгы елларда авырды, урамга чыгып йөрмәде. Ковид та булды бит. Кызганыч, аны озатырга бара алмадым, вафаты хакында белми дә калдым, — диде Рәдиф Гаташ.

Белешмә. Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева — шагыйрә, балалар язучысы, тәрҗемәче, популяр җырлар авторы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1983), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1999).
Ул 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучы гаиләсендә туган. Балачагы һәм мәктәп еллары Салават районында узган. 1947 елда Казан дәүләт университетының Татар филологиясе бүлегенә укырга кергән. Укуын тәмамлагач, 34 ел дәвамында Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә эшләгән.
Вәлиева — балалар һәм олылар өчен язылган 30дан артык шигырь һәм поэмалар җыентыгы авторы. "Минем дусларым" исемле беренче җыентыгы 1960 елда чыккан. Аннан соң, "Канатлы җайдак", "Зәңгәр алан әкияте", "Әниемә бүләгем", "Зәңгәр иртә", "Шиңмәс чәчәкләр", "Дәү әнигә барабыз", "Нәниләр китабы", "Китмә, сөю" һәм башка китаплары басылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG