Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимиятләре Сталин золымы корбаннарын искә алу көне уңаеннан пикет уздырырга рөхсәт биргән


Казанда сәяси репрессия корбаннарын искә алу. Архив фотосы
Казанда сәяси репрессия корбаннарын искә алу. Архив фотосы

Чара 30 октябрьдә шәһәр үзәгендә, Бауман урамындагы сәгать янында үтәчәк. 

Казан башкарма комитеты шәһәр активистларына Сәяси золым корбаннарын искә алу көненә багышланган күмәк пикет уздырырга рөхсәт иткән. Бу хакта Idel.Реалии-га исемнәрен күрсәтмәүне сорап оештыручылар хәбәр иткән. Чараны уздыру турында хәбәр ителгән хат һәм түрәләр җавабы Азатлыкта да бар.

Пикетның максаты "репрессия корбаннары истәлегенә ихтирам белдерү", ә сәбәбе - "Русиядә ел саен 30 октябрьдә сәяси золым корбаннары көне билгеләп үтелүе" диелә.

Чарада 50 кеше катнашыр дип көтелә.

Казан хакимиятләре чарада санитар таләпләрне үтәргә кушып рөхсәт биргән.

  • Русиядә мондый чаралар ел саен үтә. Узган елгы Казанда үткән шундый чарага килгән җәмәгать эшлеклесе Фәрит Зәкиев Азатлыкка, Русиядә хәзер 1937 нче елдагы кебек сәяси репрессияләр бара дип әйткән иде.
  • Уфада да сәяси золым корбаннарын искә алу чаралары узды.
  • Быел апрель аена булган мәгълүматларына таянып, "Мемориал" хокук яклау үзәге үз исемлегендә 87 сәяси тоткын, 355 дини сәяси тоткын булуын, 553 кешене "ирегеннән мәхрүм итми генә" эзәрлекләүләрен хәбәр иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG