Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар


Руслан Зинәтуллин
Руслан Зинәтуллин

Казанда бер төркем активист сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салып, һәлак булган корбаннарны искә алды.

Искә алу 30 октябрьдә Казанның Ленин бакчасындагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәле янында үтте. Бер төркем активист һәйкәлгә чәчәкләр салудан тыш шәмнәр яндырып куйды.

Чарада катнашкан "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкче Руслан Зинәтуллин Азатлыкка, бу көнне Сталин чорында репрессияләргә дучар булган кешеләрне искә алу көне буларак бәяләвен җиткерде.

"Репрессияләр сәбәпле һәлак булган кешеләрне искә алып без бүгенге вәзгыятькә нәтиҗә дә ясарга тиешбез. Чөнки елдан-ел безнең илдә хәлләр начарая гына бара. Бездә хәзер сәяси позицияңне белдереп социаль челтәрдә репост ясаган өчен генә дә штраф кына түләтү түгел, ә төрмәләргә утырту башланды. Без элек булган репрессияләрне хәзер дә кабатлануын күрә башладык", диде Зинәтуллин.

Аның сүзләренчә, Русиядә хәзер күзәтелгән репрессияләр 1930 нчы еллардагы кебек үк булмаса да, елдан-ел ныграк арта бара.

"Хәзер Русия кануннарында "ят агент", экстремист оешмалар белән хезмәттәшлек итүче һәм башка маддәләр өстәлә. Бу кешеләр әлегә "халык дошманы" түгел әмма елдан-ел кануннар репрессив төсмер ала бара.

Без шулай ук урамга коралсыз, тыныч кына чыгып хакимияткә сорау бирергә теләгән яшьләрнең полиция тарафыннан кыйналуын күрәбез", дип өстәде Зинәтуллин.

Руслан Зинәтуллин, хакимитнең сәяси репрессияләр корбаннарын искә алуны зурлап оештырмавын, хәзерге хакимиятнең Сталин системыннан килгән булуына бәйләп аңлатты.

"Безнең дәүләт җитәкчесе ФСБ хезмәткәре. Бу ул чорда кешеләрне үтергән шул ук НКВД дигән сүз. Путин (Русия президенты Владимир Путин - ред.) бит Сталинны эффектив менеджер дип саный. Ул үзе КПССтан чыкмадым дип әйтте. Аның комунистик идеологиясе булмаса да, караклык, коррупция, бар нәрсәне үз контролендә тоту идеологиясе бар. Бу элек ФСБ хезмәткәре булудан киләдер мөгаен. Ул сүз ирегеннән, илне яхшы якка үзгәртү өчен төрле планнар тәкъдим итүче оппозициядән дә курка", диде.

"Яблоко" фиркасе вәкиле алга таба сәяси репрессияләр корбаннарын хөкүмәт тарафыннан зурлап искә алуларның оештырылачагына ышанмавын да җиткерде.

"Мин Мәскәүдә Сталин репрессияләре корбаннарының исемнәрен укып искә алган кебек, алга таба хәзерге Русиядә репрессияләнгәннәрнең дә исемнәрен укып искә алудан куркам. Һәм бу хәл булмасын өчен кулымнан килгәннең барсын да эшләргә тырышам", дип белдерде Зинәтуллин.

Сәяси репрессия корбанарын искә алырга килгән җәмәгать эшлеклесе Фәрит Зәкиев тә Азатлыкка, Русиядә хәзер 1937 нче елдагы кебек сәяси репрессияләр баруын әйтте.

"Хәзер илгә сәяси репрессияләр кире кайтты һәм алар ачыктан-ачык эшләнә. Әйтик Татар иҗтимагый үзәгенең тоттылар да эшен туктаттылар. Ни өчен шулай эшләүләрен мин әле һаман аңламадым. Менә минем бабайны да 1937 елда тотканнар да атканнар. Хәзер шушындый ук репрессия миңа карата алып барыла. Репрессия кобаннарын, алга таба бу хәл кабатланмасын өчен һәрдаим искә алу бик мөһим", дип белдерде ул Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG