Accessibility links

Байден Путинның Русия атом-төш коралы кулланмаячак, дигән сүзләренә фикер белдерде


АКШ президенты Джо Байден
АКШ президенты Джо Байден

"Эшләргә җыенмагач, нигә бу хакта сөйләвен дәвам итә соң? Нигә тактик атом-төш коралы куллану ихтималы турында сөйли?" дигән Байден.

АКШ президенты Джо Байден Русия президенты Владимир Путинның Украинадагы сугышта Русия атом-төш коралы кулланырга җыенмый, дигән сүзләренә фикер белдерде.

"Эшләргә җыенмагач, нигә бу хакта сөйләвен дәвам итә соң? Нигә тактик атом-төш коралы куллану ихтималы турында сөйли?", дип белдергән Байден "Newsnation" телеканалына.

АКШ президенты "моны төгәлләү өчен Путинга нибары Украинадан чыгып китәргә кирәк" дип искәрткән.

  • Кичә, 27 октябрьдә "Валдай" бәхәс клубы утырышында Путин "Украинага атом-төш һөҗүме ясау Русиягә кирәк түгел" дип белдерде. "Сәяси дә, хәрби дә мәгънәсе юк", диде Русия президенты.
  • 21 сентябрьдә халыкка мөрәҗәгатендә Русия президенты Владимир Путин Көнбатышның алдынгы илләре Русияне атом коралы белән "шантажлый" дип белдерде. "Безнең илнең дә юк итүче төрле кораллары бар, кайбер компонентлары ягыннан НАТО илләренекенә караганда заманчарак та әле", диде Путин һәм Русиянең бөтенлеген, үз халкын яклау өчен "бөтен булган чараларны кулланачакбыз, бу күзгә төтен җибәрү түгел", диде.
  • Бу белдерүдән соң берничә көн узгач Русия Украинаның басып алынган дүрт төбәген аннексияләвен игълан итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG