Accessibility links

Фетнәчел Луһански һәм Донецки төбәкләре шәһәрләрен төзекләндерү өчен 223ләп миллиард сум акча кирәк


Луһански өлкәсенең Татарстан үз карамагына алган Лисичански шәһәре үзәге. Июль 2022
Луһански өлкәсенең Татарстан үз карамагына алган Лисичански шәһәре үзәге. Июль 2022

Бу - 500дән артык социаль объектлар белән сивил инфраструктура объектлары, 10 меңләп күпкатлы һәм шәхси йортлар диелә. 

Русия Украинадан басып алган Луһански һәм Донецки өлкәләре шәһәрләрен төзекләндерү өчен 223ләп миллиард сум акча кирәк. Бу хакта Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин уздырган киңәшмәнең нәтиҗәләренә таянып Русия тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бу - 500дән артык социаль объектлар белән сивил инфраструктура объектлары, 10 меңләп күпкатлы һәм шәхси йортлар. Хәзергә төгәлләнгән экспертизаларның нәтиҗәсенә күрә, төзекләндерү эшләренең гомуми суммасы 223 миллиард сумнан артык", диелә хәбәрдә.

Тикшерү комитеты Русия башлаган сугышта бу төбәкләргә килгән зыянны ачыклау эше дәвам итә дип искәртә.

  • Июльдә Украинаның Луһански өлкәсендә Русия хәрбиләре басып алган Лисичански мэры вазифаларын вакытлыча үтәүче Андрей Скорый Татарстан шәһәрне үз карамагына шефлыкка алачак дигән иде. Республикадан белгечләр шәһәрне өйрәнүләре һәм инфраструктураны торгызачаклары әйтелде. Соңрак моны Татарстан президенты да раслады. Рөстәм Миңнеханов "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.
  • Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды. Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачевискәртүенчә, Башкортстан белән Красный Лучны аерым мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Икенче дөнья сугышында бу шәһәр янында фашистлар һәм Башкортстанның кавалерия дивизиясе совет гаскәрләре арасында көчле сугышлар барган, аны генерал-майор Миңлегали Шәйморатов җитәкләгән. Шәйморатов Луһански өлкәсендә җирләнгән.
  • Быел мартта Русия Федерация шурасында фетнәчел "ДНР" һәм "ЛНР"ның инфраструктурасын торгызуга чыгымнар өч елда 1,5 трлн сум булыр дип бәяләгәннәр иде. Акчаларны шул исәптән дәүләт бюджетыннан бүлеп бирмәкчеләр.
  • "Важные истории" 2022 елның июнь уртасына Русиянең кимендә 27 төбәге Украинадагы оккупацияләнгән районнарны "шефлыкка алачагын" игълан иткән дип язды. Төбәкләр Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерергә сүз биргән диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG