Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ студентларын Русия сугышчыларына кием тектертәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дистәләгән студент ике атна элек махсус остаханәдә эшли башлаган.

Казан федераль университеты студентларына Украинадагы сугышка баручы Русия хәрбиләренә кием тектертәләр. Бу хакта "Гроза" Телеграм каналы хәбәр итә.

Русия хәрбиләре өчен кием тегәргә КФУның дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы студентларын җәлеп иткәннәр. Иртән алар белем ала, кичен остаханәдә тегү белән шөгыльләнә.

КФУ студенты Альбина Әминова сүзләренә караганда, остаханә ике атна элек ачылган. Видеодан күренгәнчә, хәрби киемнәрне тегүдә дистәдән артык студентны җыйганнар.

"Без беренче эш итеп мобилизациягә эләгүчеләр өчен тегә башладык. Ике атна элек материаллар килү белән эшкә тотындык. Беренче киемнәрне 30 октябрьдә юллыйбыз", дигән ул.

Тукымалар белән республика оешмалары һәм халык тәэмин иткән диелә. Алар баш киеме, күлмәк, жилетлар тегә. Кием үрнәкләрен Украинадагы сугышта катнашучылар күрсәткән.

Киемнәрне Татарстан ихтыяриларыннан оешкан "Алга", "Тимер" батальоннары сугышчыларына, мобилизациягә эләгүчеләргә тапшырачаклар.

Русия хакимияте мобилизацияләнгәннәргә кимендә 195 мең сум түләргә вәгъдә итсә дә, сугышка җибәрелгәннәрнең хатыннары буш вәгъдәләр белән "типкәләп" йөртелүләрен, бер тиен дә ала алмыйча кредитларга батуларын белдерә.

Татарстан һәм Башкортстанда мобилизациягә эләгүчеләрнең якыннары кием һәм башка кирәк-яраклар өчен 30-40 мең сумга төшүен сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG