Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Башкортстанда яшәүчеләрнең 32 проценты айлык хезмәт хакын бер атнада тотып бетерә


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Шул ук вакытта Башкортстанда яшәүче эшчеләрнең 46 процентына хезмәт хаклары төп чыгымнарын капларга да җитми. 

Башкортстанда яшәүчеләрнең 32 проценты айлык хезмәт хакының күп өлешен бер атнада тотып бетерә, дип яза "Аспекты" hh.ru тикшеренүләр хезмәте белешмәсенә таянып.

Сораштыруда катнашучыларның 18 проценты бу акчаларны ике атнада, 14 проценты исә өч атнада бетерүен әйткән. Башкортстаннарның 13 проценты хезмәт хакларының бер айга җитүен белдергән.

Уртача алганда Русиядә хезмәткәрләрнең 21 проценты хезмәт хакының төп өлешен беренче атнада бетерә диелә.

Башкортстаннарның күпчелеге аеруча ризыкка һәм торак арендалауга нык чыгымлануын әйткән, бу ике вариантны да сораштырылганнарның 40ар проценты сайлаган.

Иң зур чыгымнар арасында икенче урында - коммуналь түләүләр (31 процент), өченчедә - ипотека кредитлары (22 процент кеше шуны сайлаган).

Моңа кадәр уздырылган тикшеренү нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда яшәүче эшчеләрнең 46 процентына хезмәт хаклары төп чыгымнарын капларга да җитми.

Республикада яшәүчеләрнең 15 проценты гына хезмәт хакларының бөтен чыгымнарын каплауга җитүен әйткән. Сораштыруда катнашканнарның 38 проценты исә хезмәт хакы авырлык белән җитә дигән.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугыш башланганнан соң бәяләр нык күтәрелде.
  • Мобилизация кайбер гаиләләрнең хәлен тагын да авырайтты. Башкортстанда ирләрен мобилизация белән сугышка озатырга мәҗбүр булган һәм авыр хәлдә калган хатын-кызлар арасында хәзер көнен көнгә ялгау өчен өстәмә кредит алырга җыенучылар да бар.
  • 2021 ел нәтиҗәләренә күрә, Русиянең иң хәерче төбәкләре - милли төбәкләр булуы ачыкланган. Илнең иң ярлы төбәге – Ингушетия дип табылган, соңгы унлыкта Тува, Карачай-Черкес, Калмыкстан, Алтай республикасы, Чечня, Кабардино-Балкария, Дагыстан, аннексияләнгән Кырым һәм Бурятия. Шул ук вакытта Татарстан белән Башкортстан чагыштырмача яхшы яши дип табылган, җитеш тормышлы төбәкләр исемлегендә 85 төбәк арасында Башкортстан – 44 нче, Татарстан – 13нче урында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG