Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат милләтләр лигасы Русия халык депутатларының Польшадагы җыенын танымавын белдерде


Русияләр Варшауда сугышка каршы маршта. 12 июнь 2022 ел. 
Русияләр Варшауда сугышка каршы маршта. 12 июнь 2022 ел. 

"Без Мәскәү хөкемдарларына мохтаҗ түгел", ди Лига. Җыен бу атна ахырында үтәчәк, аның оештыру комитеты вәкиле, оппозиционер сәясәтче Илья Пономарев "көн тәртибебездә җимерелгән дәүләт буларак Русияне һәм аның хакимият оешмаларын тарату мәсьәләсе тора", дип белдерде.

Бу атна ахырында Польша башкаласы Варшау янындагы Яблонна авылында Русиянең халык депутатлары җыены узачак. Бу уңайдан Азат милләтләр лигасы белдерү ясады. Лига "Русиянең хәзерге шәкелендә саклануын аклаучы бернинди сәяси көчләрне һәм үзәкләрне дә" танымавын белдерде.

"Без Мәскәү хөкемдарларына мохтаҗ түгел - хакимиятнекенә дә, оппозициянекенә дә. Без коллаштырылган халыкларның бәйсез дәүләтләр төзүгә хокукын хуплаучылар белән генә диалогка һәм элемтәгә ачык", диелә белдерүдә.

Лига фикеренчә, яңа Русия дәүләтен формалаштыру процессы ихтыяри булырга һәм канун чыгару оешмалары яңа федерациягә керүне хуплаган төбәкләр нигезендә генә башкарылырга тиеш.

Шулай ук белдерү авторлары "Русиядә сайлаулар 2014 елга кадәр үк, күптән юкка чыккан иде инде", ә "милли сәяси фиркаләр Украинаның Кырымын аннексияләгәнче 13 ел алдан тыелды", дип искәртә.

Польшадагы Халык депутатларының беренче җыенында Русия халкының канунлы сайланган вәкилләре катнашачак, алар арасында Русиядән килгәннәр дә, сөргенлектә яшәүчеләр дә бар, бу вәкилләр үзләрен Путин диктатурасы белән хезмәттәшлек итеп, аның җинаятьләрендә катнашып тапламаган", диелә оешма сәхифәсендә.

Бу - Кырым аннексиясе башланганчы, 2014 елның 14 мартына кадәр сайланган, хакимиятнең төрле катлам депутатлары, диелә.

Әлеге белдерүне татар, башкорт, бурят, казак, ойрат-калмык, чечен, эрзя халыкларының милли хәрәкәтләре вәкилләре имзалаган.

Җыенның оештыру комитеты вәкиле, оппозиционер сәясәтче Илья Пономарев искәртүенчә, әлеге җыен Русиядә яшәү начар, Европада - яхшы, дигән фәнни-гамәли конференция түгел.

"Бу - күчеш чорында альтернатив хакимият оешмасы төзү", дип яза ул.

"Алга китеп шуны әйтим: көн тәртибендә Русияне җимерелгән дәүләт буларак тарату һәм аның хакимият оешмаларын тарату мәсьәләсе тора", дип белдерде ул.

  • Азат милләтләр лигасын быел май аенда Русиянең милли хәрәкәт вәкилләре оештырды.
  • ​Бу – Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен һәм аларның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформ. Лига төзү фикере башкорт, бурят, ингуш, калмык, эрзя һәм удэгей активистларын берләштергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG