Украина президенты Владимир Зеленский бу кыш украиннарны электр уты һәм җылылык белән тәэмин итү өчен хакимиятләр барысын да эшләячәк диде. "Әмма шуны аңларга тиешбез: Русия гадәти тормышны җимерү өчен барысын да эшләячәк. Алар энергия террорчылыгына чыгымнарын исәпкә алмый. 31 октябрьдә булган һөҗүмнең бәясенә генә карасак та, Русия кулланган ракетлар һәм дроннар лаеклы ялга чыкканнарга түләнүче 2 миллион 300 меңнән артык уртача пенсия күләмендә. Һәм бу - бер генә һөҗүм", дип белдерде Зеленский.
31 октябрьдә Русия Украинага һавадан көчле һөҗүм ясады, нәтиҗәдә чираттагы мәртәбә мөһим инфраструктура, әйтик энергетика объектлары зарарланды. Украина хакимиятләре Русия ракетларының Харьковтагы, Запорожьедагы, Киев, Черновицки, Кировоградски һәм Черкасски өлкәләрендәге мөһим инфраструктурага төшүен хәбәр итте. Киевның 80 проценты сусыз, бер өлеше электрсыз калган иде.
Украинаның энергетика системына һөҗүмнәр ясалуын Русия саклану министрлыгында да расладылар.
- Русия Украинага каршы сугышын 24 февральдә башлады. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.
- Кырым күпере шартлаганнан соң, (Русия моны Украина диверсиясе дип саный – ред.) Русия Украинадагы энергетика һәм су инфраструктуралары объектларына көчле һөҗүмнәрен арттырды. Элегрәк Русия хәрби җитәкчелеге рәсми рәвештә бары тик хәрби объектларга гына һөҗүм итәбез дип белдерә иде.
- 10 октябрьдә Русия Украинаның зур шәһәрләренә 100дән артык ракет һәм дрон белән һөҗүм итте. Украина хәрбиләре аларның яртысыннан артыгын бәреп төшерүләре турында белдерә. Һөҗүмнәр илнең барлык диярлек өлкә үзәкләрендә дә булган.
- Forbes-ның украин хезмәте 10 октябрьдәге көчле ракет һөҗүме Русиягә кимендә 400 миллион долларга төшкән дип белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!