Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes-ның украин хезмәте: 10 октябрьдәге көчле ракет һөҗүме Русиягә кимендә 400 миллион долларга төшкән


Киевка ракет һөҗүме, 10 октябрь 2022 ел
Киевка ракет һөҗүме, 10 октябрь 2022 ел

Forbes искәртүенчә, Русия Украинага Х-101, Х-555, «Калибр», «Искәндәр», "Торнадо-С" һәм С-300 ракетлары очырткан, әмма һәр төрдә тәгаен ничә ракет җибәрелүе билгеле түгел, шуңа аларның бәясе 400-700 миллион доллар арасында дип фаразлана.

Forbes-ның украин хезмәте кичә, 10 октябрьдә Украина шәһәрләренә яудырылган көчле ракет һөҗүмнәренең Русия бюджетына ничә сумга төшүен исәпләп чыгарган. Басма фарзынча, бу Русиягә 400-700 миллион долларга төшкән.

Украинага 84 канатлы ракет очыртылган, 24 пилотсыз очкыч эшкә җиңгелгән, ди басма рәсми затларның белдерүләренә сылтама белән.

Forbes искәртүенчә, Русия Украинага Х-101, Х-555, "Калибр", "Искәндәр", "Торнадо-С" һәм С-300 ракетлары очырткан, әмма һәр төрдә тәгаен ничә ракет җибәрелүе билгеле түгел.

Басма язуынча, Х-101 ракеты – 13 миллион доллар, "Калибр" – 6,5 миллион доллар, "Искәндәр" – 3 миллион доллар, "Оникс" – 1,25 миллион доллар, Х-22 – 1 миллион доллар, "Точка-У" – 300 мең доллар тора. 10 октябрьдә очыртылган дроннарның гомуми суммасы берничә миллион доллар диелә.

Сугыш барган шартларда Азатлык бу мәгълүматларны бәйсез тикшерә алмый.

Элегрәк басма сугышның беренче ике аенда Русия хәрбиләре Украинага 7,5 миллиард долларлык 1300 ракет очырткан дип исәпләп чыгарган иде.

10 октябрьдә Русия Украинаның зур шәһәрләренә 100дән артык ракет һәм дрон белән һөҗүм итте. Украина хәрбиләре аларның яртысыннан артыгын бәреп төшерүләре турында белдерә. Һөҗүмнәр илнең барлык диярлек өлкә үзәкләрендә дә булган.

Шул ук вакытта соңгы берничә ай эчендә беренче мәртәбә Киев та һөҗүмгә дучар булды.

Күпләр бу һөҗүмнәрне Кырым күперендә 8 сентябрь иртәсендә булган шартлау өчен җавап дип бәяли. Мәскәү Кырымны аннексияләгәннән соң төзелгән, ярымутрауны Русия белән тоташтыручы һәм Русия хәрбиләренең төп тәэминат юлы булган бу күпер Русия президенты Владимир Путинның уңышларын гәүдәләндерүче бер символ буларак та карала.

10 октябрьдә Русия Иминлек шурасы утырышында Путин Кырым күперен телгә алмаса да, Украинаны Русия җирләрендә террор гамәлләре кылуда гаепләп, бүгенге һөҗүмнәрне "җавап" дип атады һәм, "террор гамәлләре омтылышлары дәвам итсә, җаваплар кырыс булачак", дип белдерде.

Украинада яшәүче татарлар украиннарның бу хәлләрдән курыкмавын һәм Украина җиңәчәгенә ышануларын әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG