Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русиянең Украинага каршы ракет һөҗүмен "җавап" дип атады


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

"Русия җирләрендә "терактлар уздырырга тырышкан очракта, җаваплар кырыс булачак", дип янады ул Иминлек шурасы утырышында.

Бүген, 10 октябрьдә Иминлек шурасы утырышында Русия президенты Владимир Путин Украинаны Русия җирләрендә терактлар әзерләүдә һәм кылуда гаепләде. Моннан тыш Путин Украинаның махсус хезмәтләре Кара диңгез төбеннән "Төрек агымы" газүткәргечен шартлатмакчы булды, әмма моны эшли алмады, дип белдерде.

Путин әйтүенчә, элегрәк Украина иминлек хезмәте "Курски атом электр станциясенә карата өч теракт кылган" – ул электр үткәргечләрне шартлату турында сүз бара дип аңлатты. Шулай ук Русия президенты Украинаны Кырым күперен шартлатуда гаепләде.

Путин бүген иртән Украинага көчле ракет һөҗүме ясау уңаеннан белдерү ясады. Ул һөҗүмнең Украинаның энергетика, хәрби идарә һәм элемтә объектларына ясалуын, "диңгездә, һавада, җирдә урнашкан, ерак арага атучы югары төгәллекле коралдан" башкарылуын әйтте. Путин бу һөҗүмне – җавап буларак ясалды диде һәм Русия җирләрендә "терактлар уздырырга тырышкан очракта, җаваплар кырыс булачак", дип янады.

Мәскәү аннексияләнгән Кырымны, Акъярны (Севастополь) һәм Украинаның тагын дүрт төбәген (аларның бер өлеше Украина контролендә булса да) рәсми рәвештә үз җирләре дип саный.

Иминлек шурасында кабул ителгән карарлар турында хәбәр ителмәде. Русия телевидениесе Путин чыгышын гына күрсәтте, утырыш онлайн форматта алып барылды.

Элегрәк Русиянең кайбер рәсмиләре, аерым алганда Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксёнов бүгенге һөҗүмнәр - "махсус операция" алымнарының үзгәрүенә дәлил, бер тапкыр гына уздырыласы чара түгел дип ышандырды.

Украина шәһәрләренә һөҗүм нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм яраланучылар бар, энергетика инфраструктурасы объектлары зыян күргән. Көнбатыш илләре бу һөҗүмнәрне хөкем итеп чыкты һәм Украинаны хуплауны дәвам итәчәкләрен белдерде.

Шулай ук Путин күптән түгел Балтыйк диңгезендәге "Төньяк агым" үткәргечләрендә булган шартлаулар турында да телгә алды. Ул аларда Украинаны гаепләмәде, әмма бу шартлауларның кемгә отышлы булуы аңлашыла, диде. Элегрәк Путин дәлилләрсез генә диверсиягә "англосаксларның" катнашы бар дигән иде.

Путин сөйләгән күпчелек вакыйгалар, шул исәптән Кырым күперендәге шартлау өчен дә җаваплылыкны Украина үз өстенә алмады. Украина үз чиратында сивил объектларга һөҗүмнәрне күз уңында тотып, Русияне террорчылыкта гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG