Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хакимиятләре Яңа елдан үз хезмәт хакларын арттыра 


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Соңгы яртыеллыкта түрәләрнең хезмәт хакларын инде икенче мәртәбә арттыралар. 

2023 елның 1 гыйнварыннан республика президентының, югары вазифадагы түрәләренең һәм парламентта эшләүче Татарстан Дәүләт шурасы депутатларының хезмәт хакы артачак. Бу хакта "КоммерсантЪ" яза.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Республиканың дәүләт вазифаларындагы затларны акчалата бүләкләү турындагы" боерыкка төзәтмәләр керткән, аңа ярашлы төп хезмәт хакы, айлык премияләр белән бергә Миңнеханов үзе 541 мең сум алачак.

Премьер-министр Алексей Песошинның һәм Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның хезмәт хакы 422 мең сум булачак.

Хакимиятнең бөтен вәкилләре дә, шул исәптән төбәк парламентында даими эшләүче депутатлар да 25-60 мең сумга күбрәк хезмәт хакы алачак.

Татарстан президентының фәрманын халыкка чыгармаулары искәртелә.

Республика министрының хезмәт хакының төп өлеше 6,1 процентка арткан, киләсе елдан 44 326 сум булачак. Түрәләрнең хезмәт хаклары быел 1 октябрьдән арттырылган иде инде, ул чакта министрга түләнә торган төп хезмәт хакы 41 777 сум булган иде.

Шул ук вакытта министрларның ай саен хезмәт хакыннан тыш 81,9 мең сумга якын өстәмә акча алуы искәртелә. Бу 1,96 хезмәт хакы күләмендә. Ә киләсе елдан аның коэффициенты 2,292 булачак, нәтиҗәдә 24 процентка артып, 101,6 мең сумга җитәчәк.

Тулаем алганда хәзерге 123,7 мең сум урынына министрлар 144,9 мең сум хезмәт хакы алып эшләячәк. Ягъни яңа елдан соң аларның акчасы 18 процентка арттырыла дигән сүз.

Министрларга бирелә торган премияләрнең дә артуы әйтелә. Премияләре белән бергә яңа елдан соң Татарстан министры ай саен 278,9 мең сум алырга мөмкин диелә. Хәзерге вакытта хезмәт хакы һәм премияләре белән министрлар 248,9 мең сум ала.

Дәүләт вазыйфаларындагы затларга башка түләүләр дә каралган, әйтик ел саен ял алганда һәм шифаханәләргә, курортларга барганда бирелә торган акчалар турында сүз бара.

Аерым фәрманнар белән Рөстәм Миңнеханов бюджет оешмаларында эшләүче гади хезмәткәрләрнең дә акчасын арттырган. 2023 елның 1 гыйнварыннан аларның төп хезмәт хаклары 6,1 процентка арта.

  • Соңгы яртыеллыкта Татарстан түрәләренең хезмәт хакларын инде икенче мәртәбә арттыралар. 1 октябрьдән кайберләренең төп хезмәт хакы һәм премияләре 4 процентка артты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG