Казан мәхкәмәсе украин эшкуарлары Игорь Коломойский белән Геннадий Боголюбовны читтән торып кулга алган. Алар "Татнефть" җибәргән 800 мең тонна нефтьне үзләштерүдә гаепләнә.
Узган елның җәендә Татарстан эчке эшләр министрлыгы Коломойскийга һәм берничә украин эшкуарына каршы җинаять эше ачкан иде.
Полиция Коломойскийны җинаятьчел төркем оештыруда шикләнә, бу маддә 20 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.
Тикшерү мәгълүматынча, 2007 елда Коломойский һәм аның партнерлары Геннадий Боголюбов, Александр Ярославский һәм Павел Овчаренко 4 миллиард доллар бәясендә Татарстан нефтен урлаган.
Сүз "Укртатнафта" ширкәте тирәсендәге низаг турында бара. "Укртатнафта" 1994 елда Украина һәм Татарстан президентлары фәрманы белән төзелә. Төп максат — Кременчуг нефть эшкәртү заводын елына 18 млн тонна нефть белән тәэмин итү була. Башта Татарстан "Укртатнафта" ширкәтенең 55 процент хиссәсенә ия була. Калган өлешенә Украина олигархлары Коломойский һәм Боголюбовның "Приват" төркеме оешмалары хуҗа була.
2008-2009 елларда Украина югары мәхкәмәсе һәм Полтава өлкәсенең хуҗалык мәхкәмәсе, барлык хиссәләрне Татарстаннан алып, "Укртатнафта" белән идарә итүне тулысынча Украина кулына тапшырды.
Тикшерү фаразынча, "Укртатнафта" зур күләмдә нефть партиясе алган, соңрак Коломойский һәм аның булышчылары Татарстан менеджерларын һәм хиссәчеләрен эштән читләштергән.
- Игорь Коломойский Украинаның иң бай кешеләреннән берсе булып санала. Июнь башында Украина хакимиятләре аны һәм Украинаның элекке президенты Петр Порошенконы олигархлар исемлегенә кертте. Быел җәй "коррупцион гамәлләре өчен" АКШ Коломойскийга каршы чикләүләр кертте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум