Accessibility links

Кайнар хәбәр

The New York Times: Русия генераллары Украинада атом коралы куллану ихтималы турында фикер алышкан


Басма мәгълүматынча, бу фикер алышуларда Русия президенты Владимир Путин катнашмаган. Әмма бу җыелышның узуы Ак йортны сагайткан диелә, чөнки Путинның атом коралы куллану ихтималы турындагы белдерүләре "сүздә генә калмаска мөмкин", дип шикләнәләр. 

Русиянең хәрби җитәкчелеге октябрьдә җыелыш уздырган, анда Мәскәү Украинаның кай җирендә һәм ничек итеп атом коралы куллана алыр иде дип фикер алышканнар. Бу хакта Америка түрәләре арасындагы "күпсанлы" чыганакларына сылтама белән The New York Times яза. Бу мондый җыелышлар уздырылуның медиага билгеле булган беренче очрагы.

Басма мәгълүматынча, бу фикер алышуларда Русия президенты Владимир Путин катнашмаган. Әмма бу җыелышның узуы Ак йортны сагайткан диелә, чөнки Путинның атом коралы куллану ихтималы турындагы белдерүләре "сүздә генә калмаска мөмкин", дип шикләнәләр.

Шул ук вакытта басма искәртүенчә, Русиянең бу һөҗүмне ясау өчен техник әзерлекләр башлавы турында әлегә Вашингтонның дәлилләре юк.

Басма Русия саклану министрлыгыннан бу уңайдан фикер сорамаган.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русия хакимиятләре берничә мәртәбә ил бөтенлегенә куркыныч янаган очракта атом коралы кулланырга мөмкин булуларын белдерде.
  • Сентябрьдә Путин атом коралы турындагы сөйләшүләр "күзгә төтен җибәрү түгел", диде.
  • 27 октябрьдә "Валдай" бәхәс клубы утырышында Путин "Украинага атом һөҗүме ясау Русиягә кирәк түгел" дип белдерде. "Сәяси дә, хәрби дә мәгънәсе юк", диде Русия президенты.
  • 1 ноябрьдә исә Русия Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, әгәр Киев Русия аннексияләгән җирләрне көч кулланып кабат Украинага кайтарырга омтылачак икэн, бу атом һөҗүме ясау өчен турыдан-туры сәбәп булачак, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG