Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада диверсиядә гаепләнүче студентлар тоткарланганнан соң, Медведев үлем җәзасын кайтару турында сүз кузгатты


Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев
Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев

Медведев мондый "туңбашлар" белән төчеләнеп тормаска һәм үлем җәзасына мораторийдән баш тартырга тәкъдим иткән.

Уфа мәхкәмәсенең Русия тимер юллары корылмаларында терактлар ясауда шикләнелгән студентларны кулга алуына илнең Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев фикер белдерде.

Мәхкәмә карар чыгарган көнне, 2 ноябрьдә Медведев үзенең Telegram-каналында "диверсантлар" һәм мондый кешеләргә карата үлем җәзасы кертү ихтималы турында пост язды.

Ул гаепләнүчеләрне "чит ил студентлары" һәм "кабәхәтләр" дип атады, шулай ук Икенче дөнья сугышы чорында "саботажчыларны" атып үтергәннәр, дип белдерде.

"Вёрстка" язуынча, фотоларыннан һәм социаль челтәрләреннән күренгәнчә, гаепләнүчеләр балачакларыннан Уфада яшәгән һәм укыган. Басма аларның чит ил ватандашлыгы булуын раслардай мәгълүмат тапмаган.

Медведев мондый "туңбашлар" белән төчеләнеп тормаска һәм үлем җәзасына мораторийдән баш тартырга тәкъдим иткән. "Русия Конституция мәхкәмәсе хокукый үзгәрешләр керткәндә, үлем җәзасына мораторий гамәлдән чыгарыла ала. Хәзерге Конституциядә шулай билгеләнгән", дип саный ул.

Медведев үлем җәзасын кайтару турында беренче тапкыр гына сөйләми. Март аенда, аерым алганда Русиянең Европа шурасында һәм Европа шурасы парламент ассамблеясендә (ПАСЕ) әгъзалыгын туктаткач, Медведев моны "коточкыч гаделсезлек" дип атады. Шул ук вакытта ул моны "ишекне шартлатып ябып, бу булдыксызлар аясы турында оныту өчен" әйбәт форсат, диде.

Медведев илдә аеруча авыр җинаятьләрне булдырмау өчен, бу Русиягә үлем җәзасын кайтарырга мөмкинлек бирә, диде.

Җәй көне Конституция мәхкәмәсе рәисе Валерий Зорькин үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгару өчен яңа Конституция кабул итәргә кирәк булачак дигән иде.

Шул ук вакытта, аның фикеренчә, мораторийдан баш тарту "җәмгыятькә бик начар билге бирү булыр иде".

  • Русиядә үлем җәзасы канун нигезендә гамәлдән чыгарылмаган. 1996 елдан, ил Европа шурасына кергәннән соң, Русиядә югары җәза төрен куллануга мораторий гамәлдә булды. 2009 елда Конституция мәхкәмәсе мәхкәмәләргә үлем җәзалары турында карарлар чыгаруны тыйды.
  • Русиядә соңгы үлем җәзасы 1996 елда гамәлгә ашырылган.
  • Кичә Уфада РЖД объектларында терактлар ясауда шикләнелеп ике студент тоткарлануы хәбәр ителде. Тоткарланучылар — Уфа авиация техникумыннан Фаррухжон Зокиров һәм Уфа медицина көллиятеннән Эмин Садыгов диелә. Аларны РЖД объектында электр техникасы җиһазын зарарламакчы булуда шикләнәләр.
  • "Shot" Telegram-каналы язуынча, шикләнелүчеләр Русия сәясәте белән риза булмавын һәм үз гамәлләре белән халыкны куркытырга теләвен әйткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG