Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Анталия шәһәрендә Татарстан Конституция көнендә пикет узды


Фәрит Зәкиев (с), Фәнис Зыялы (уңда)
Фәрит Зәкиев (с), Фәнис Зыялы (уңда)

Чарада 1992нче елны кабул ителгән Конституцияне кайтару таләп ителде.

Төркиянең Анталия шәһәрендә Татарстан Конституция көне уңаеннан пикет узды. Чарада катнашкан Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев "Татарстанның бәйсезлеген тануны таләп итәбез" дигән шигар күтәреп торды. Аның сүзләренчә, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан конституциясе кабул ителде һәм анда Татарстанны демократик дәүләт итү турында билгеләнде.

"Конституциядә язылган булса да без дәүләт була алмадык. Конституцияне күп тапкырлар үзгәрттеләр һәм анда инде Татарстан Русия субъекты дип калдырылды. Шуңа без 1992нче елгы Конституцияне кире кайтаруын таләп итәбез. Шулай ук бөтен дөнья халыкларыннан Татарстан бәйсезлеген тануны сорыйбыз", диде Фәрит Зәкиев.

Төркиядә яшәүче адвокат Фәнис Зыялы Татарстан Конституция көне зур бәйрәм булуын искәртте.

"Конституция Татарстан җөмһүриятенең дәүләтчелек кануннарын, шушы дәүләтнең икетеллелеген, суверенитет кагыйдәләрен, Татарстанның икътисадый үсешен һәм анда яшәүче халыкларның тынычлыгын тәэмин итә. Бу вакыйга җиңел генә бирелмде. Бик күп җыелышлар, сөйләшүләр алып барылды һәм нәтиҗәдә Конституция хупланды. Шуңа мин Татарстанда яшәүче барлык халыкларны бу бәйрәм белән котлыйм", диде ул.

Татарларга теләктәшлек белдереп чарага урыс оешмасы вәкиле дә чыккан иде. Ул Татарстан байрагын күтәреп торды.

6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләнә. Ул 1992 елда кабул ителде. Шушы вакыт эчендә Конституция җитди үзгәрешләр кичерде. 2020 елны Русия Конституциясенә дә үзгәрешләр кертелде. Русия Конституциясе үзгәргәннән соң Татарстанның 300гә якын канунына төзәтмәләр кертергә туры киләчәге әйтелде.

Шулай ук Русия думасында "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында" дип аталган федераль канун кабул ителде. Аерым алганда, ул республикаларда президент атамасын бетерүне дә күздә тота, шуңа күрә бу Татарстан Конституциясенә турыдан-туры йогынты ясый. Республиканың төп канунында "президент" сүзе 77 тапкыр телгә алына.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG