Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Конституциядә югалтырлык маддәләр калмады"


Конституция көне, 6 ноябрь 2013 ел
Конституция көне, 6 ноябрь 2013 ел

Юристлар Татарстан Конституциясен кулланмый диярлек. Республиканың элекке юстиция министры Мидхәт Корманов төп канунның ничек эшләве һәм алга таба ни дәрәҗәдә үзгәрергә мөмкин булуы турында Азатлыкка сөйләде.

Бүген Татарстан Конституциясе үзенең 28 еллыгын билгели. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Югары шурасы республиканың төп канунын кабул итте. Шушы вакыт эчендә Конституция җитди үзгәрешләр кичерде. Быел Русия Конституциясенә дә үзгәрешләр кертелде. Бу Татарстанның төп документына нинди тәэсир ясый ала? Татарстан президенты булып сайланырга теләгән намзәтләренең татар телен белмәве Конституцияне бозу саналамы? Шартнамә турындагы маддә юкка чыгарга мөмкинме? Ни өчен юристлар бүген республиканың төп канунына таянып эш итми?

Шушы мәсьәләләр турында Азатлык Татарстанның элекке юстиция министры (2004-2013), Татарстан парламентының элекке депутаты (1992-2004), юридик фәннәр докторы, адвокат Мидхәт Корманов белән әңгәмә корды.

"Татарстан Конституциясеннән кулланмыйбыз"

— Бүгенге көннән башлыйк әле, хәзер Татарстан Конституциясе сезнең өчен нинди документ?

— Минем өчен ул беренче канун. Федераль канун һәм Конституция нигезендә ул республика өчен беренче канун булып тора.

— Сезгә аны юрист буларак еш кулланырга туры киләме? Әйтик, мәхкәмә эшендә катнашканда.

Корманов Мидхәт
Корманов Мидхәт

— Без Татарстан Конституциясе белән кулланмыйбыз диярлек. Чөнки шикаятьләр язганда Русия Конституциясенә таянабыз. Әмма Татарстанның төп документында Русия Конституциясенең кайбер маддәләре күчереп язылган. Аларга да таянырга була. Үз тарихымда Татарстан Конституциясенә таянып шикаять язганым истә түгел.

— Әгәр аны мәхкәмәдә кулланмыйлар икән, Татарстан Конституциясенең бүген көче нәрсәдә?

— Аның көче шунда: Татарстан Конституциясендә президент сайлау, аның хокуклары, Дәүләт шурасы, җирле үзидарә ничек сайлануы язылган. Бу – беренче нәтиҗә. Бүген Татарстанга нинди районнар кергәне Конституциядә теркәлгән, ягъни аның территориясе төгәл билгеләнгән. Бу – кирәкле маддәләр. Дәүләт органнары, җирле үзидарәләрнең ничек төзелүе һәм ни рәвешле эшләве дә язылган. Конституция кирәкмәгән булса, аны федераль канун нигезендә кертмәсләр иде.

— Татарстан Конституциясен кайсы очракларда мәхкәмәдә кулланып була?

— Татарстан Конституциясен үзен мәхкәмәгә биргән вакытта гына кулланырга мөмкин. Бүгенгә андый очраклар булмады, чөнки аның федераль канунга каршы килә торган маддәләре юк. Әмма быел Русия Конституциясен үзгәрттеләр. Шуңа да Татарстанның төп канунын аңа тәңгәлләштерергә мәҗбүр булачакбыз.

— Бу очракта Конституция ни дәрәҗәдә үзгәрергә мөмкин?

— Әйтик, безнең Конституциядә Татарстан прокурорыРусия баш прокуроры тарафыннан билгеләнә диелгән. Быел референдум нәтиҗәсендә үзгәртелгән Русия Конституциясендә прокурор Федерация шурасы киңәше белән президент тарафыннан билгеләнә дип үзгәртелде. Мондый төзәтмәләр бик күп кертеләчәк.

— Бу очракта Татарстан Конституциясе нинди мөһим маддәләрен югалтырга мөмкин?

— Конституциядә югалтырлык әйберләр калмаган инде, чөнки 2004 елда Югары мәхкәмә карары нәтиҗәсендә ул күп кенә хокукларын югалтты. Бүген нәтиҗәле үзгәрешләр кертүнең кирәклеге юк.

"Татарстан шартнамәне озайту тәкъдиме белән чыкмады"

— Татарстан Конституциясендә шартнамә турында язылган маддә сакланып калды, моннан колак кагарбыз дип уйлыйсызмы?

Татарстан шартнамәне тагын 10 елга озайтырга дигән тәкъдим белән чыкмады

— Бүген шартнамә юк, чөнки ул 2017 елда үз көчен югалтты. Яңа килешү төзелмәде, аның процедурасы авыр түгел иде. Татарстан бу шартнамәне тагын 10 елга озайтырга дигән тәкъдим белән чыкмады. Конституциянең беренче маддәсендә шартнамә турында язылган. Югары мәхкәмә карары нигезендә бу маддә 2004 елда ук үз көчен югалткан иде. Әмма аннары үзгәреш кертелде. Безнең бу хокукыбыз хәзер юк. Ләкин ул беренче маддәдә әле саклана.

— Беренче маддә 1992 елгы референдум нигезендә кабул ителгән.

— Әйе, референдум нәтиҗәсендә, ләкин булмаган әйберне булды дип язуның бернинди кирәклеге дә юк.

— Алга таба Татарстан Конституциясе үзенең дәүләтчелек символларыннан колак кага аламы? Сүз герб турында түгел. Татар теленең дәүләт теле булуы, Русия төбәкләрендәге татарларга ярдәм итү турында һәм башка бик күп мөһим маддәләр бар.

— Юк-юк. Русия Конституциясенең 67нче маддәсе бар. Аның беренче бүлегенә генә үзгәреш кертелде. Рус теле – дәүләт коручы халык теле, дип язылды. Икенче, өченче, дүртенче өлеше буенча республиканың дәүләт телләре турында бернинди үзгәреш юк.

— Бүген республикалар көннән-көн вәкаләтләрен югалта бара. Бу уңайдан Конституциягә җитди үзгәрешләр кертү куркынычы яный дип уйлыйсызмы?

— 184нче федераль канун нигезендә төбәкләргә яңа хокуклар бирә дә, бетерә дә алалар. Бу вәкаләтләр финанс белән бәйләнгән. Аларны бюджетка кертсәләр, хокукларны башкарыр өчен акча бүлеп бирергә, салым кодексы белән килештерергә тиешләр. Бүген андый фаҗигале үзгәрешләр көтелми. Субъектларга коронавирус белән бәйле хокуклар бирәләр. Ләкин коронавирус килмәсен, андый хокукларның кирәге юк. Бүген 184нче федераль канунга үзгәрешләр кертергә җыенмыйлар.

"Намзәтләренең ике телне белмәве — Конституцияне бозу"

— Без быел Татарстан президентын сайлауда катнашкан намзәтләрнең татарча белмәвен күрдек. ЛДПР, Русия коммунистлары, Гадел Русия фиркасе вәкилләре турында сүз бара. Үзәк сайлау комиссиясе моңа игътибар итмәде. Сезнеңчә, бу Конституцияне бозу буларак кабул ителәме?

— Элек Татарстан Конституциясендә намзәтләр татар телен белергә тиеш дигән маддә бар иде, әмма 2004 елда Татарстанның Югары мәхкәмәсе ул федераль канунга каршы килә дигән карар чыгарды. 2007 елда төзелгән шартнамәгә Татарстан президентлыгына намзәтләр ике дәүләт телен белергә тиеш дип язылды. Югары мәхкәмәнең карары шартнамәгә, ягъни федераль канунга каршы килә башлады. Шуңа да аны кем дә күтәреп йөрмәде. Бүген шартнамә юк. Татарстан Конституциясе федераль канунга каршы килә булып чыга, чөнки канунда бу рөхсәт ителми. Шуңа күрә Үзәк сайлау комиссиясе бернинди карар чыгармады, намзәтләрдән имтиханнар кабул итмәде.

— Федераль канунга каршы килсә дә, Татарстан Конституциясендә президент ике телне дә белергә тиеш дип язылган икән, бу очракта бу төп канун бозылган дип саналамы?

— Конституция бозылган булып чыга. Әмма дә ләкин сайлау комиссиясе федераль канун нигезендә эшләгән дип әйтергә була.

"Русия Югары мәхкәмәсенә 51 тапкыр бардым"

— Тарихка кайтсак, 1992 елда кабул ителгән Конституция Русия Конституциясеннән бик нык аерыла. Аны аерым мөстәкыйль дәүләтнең төп кануны итеп бәялиләр.

— Мин депутат буларак ул Конституция өчен тавыш биргән кеше. Ул вакытта Русия Конституциясе юк иде. Русия кабул иткәч тә без күп еллар үзгәрешләр кертмичә яшәдек. 2002 елда гына Конституцияне Русиянекенә туры китердек, әмма барысы да тәңгәлләштерелмәгән диеп, 2004 елда генераль прокуратура Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Шуннан соң Татарстан Югары мәхкәмәсе карар кабул итте. Шуның нигезендә 1нче, 3нче, 91нче, 94нче, 121нче маддәләребезнең кайбер өлешләре федераль канунга каршы килә дигән карар чыкты. Бу карарлар бүген дә үтәлмәгән. Аннан Русия прокуратурасы безнең белән килеште. Күп кенә интервьюларында алар Татарстан Конституциясе Русиянекенә туры килә, аларга үзгәрешләр кертергә кирәкми дип әйтте.

— Татарстан Конституциясен 2002, 2004 елда кертелгән төзәтмәләрдән саклап калып була идеме?

— Путин президент булгач, вертикаль булдырам, барысы да миңа буйсынырга тиеш дип тотынды. Генераль прокуратура, республика прокуратурасы безнең күп кенә кануннарга каршы мәхкәмәгә гариза язды. 2001-2002 елларда Русиянең Югары мәхкәмәсенә 51 тапкыр баруым истә. Аларның күпчелегендә җиңдек. Чөнки бу мәсьәлә ике тапкыр Русия Югары мәхкәмәсенең президиумында каралды һәм безнең кануннар дөрес диелде. Ул елларда шулай мәхкәмәләшеп йөрдек.

— 1992 елгы Конституцияне ничек бәялисез?

— 1992 елга кадәр башка төбәкләрнең нигезләмәләре дә, кануннары да булмаган. Алар өчен ул яңа әйбер. Ә безнең аңа кадәр дә Конституция (ТАССР Конституциясе) булган. Ләкин аны Татарстан Югары шурасы кабул иткән, аннары Русия Югары шурасы раслаган. Ә инде 1992 елда кабул ителгән Конституцияне Русия Югары шурасы белән килештерүне кирәк дип тапмадылар. Ул мөстәкыйль Конституция булды. Бу үзебез кабул иткән беренче канун. Нинди теләкләр бар иде, барысын да шунда беркеттеләр.

— Бу Конституция Татарстанга нинди файда бирде?

— Президент системын керттеләр: аның ничек сайлануы, нинди хокуклары булуы язылды. Дәүләт шурасын сайлау, кеше хокукларын саклау, җирле үзидарәләрне оештыру. Ул вакытта федераль кануннар да юк. Бу мөстәкыйль документ иде.

"Мәскәүдән басым булмады, Конституцияне үз ихтыярыбыз белән үзгәрттек"

— 90нчы елларда Татарстан Конституциясенең мәхкәмәләрдә роле нинди булды?

— 2003 елга кадәр безнең Конституцияне беркем дә мәхкәмәгә бирмәде.

— Ә Татарстан Конституциясе Русиянекеннән өстен булып чыккан мәхкәмә карарлары булмадымы?

— Булмады. 2003 елда Татарстан Дәүләт шурасы Югары мәхкәмә карарын үтәмәгән дигән эш булды. Ул дүрт факт буенча барды. Арбитраж, тел, суверенитет мәсьәләсе каралды. Безнең Югары мәхкәмә уңай карар чыгарды.

Бер кызык мисал. Татарстан гражданнары республика кануннары нигезендә хәрби бурычын Татарстан территориясендә башкара дип язылган иде. Без аны Татарстандагы гражданнар федераль канун нигезендә хәрби бурычларын башкара дип үзгәрттек. Безгә шуның өчен Татарстан мәхкәмәсе карары үтәлмәгән диделәр. Мин мәхкәмәдә катнаштым. Нәрсә үтәлмәгән дип сорыйм. Сез Татарстан Конституциясе белән федераль канунның үтәлешенә рөхсәт бирәсез дип әйттеләр. Безгә Татарстан һәм Русия Югары мәхкәмәсе канун үтәлгән диде.

Шулай ук намзәтләрнең ике телне белүе турында бәхәс барды. 15 мең кеше президент сайлавында катнаша алмый диделәр. Мин бездә 1 миллионнан артык урыс бар, алар да катнаша алмый дип төзәттем. Сайлауда катнаша алмауның нәтиҗәсе булырга тиеш, ләкин андый фактлар китерә алмадылар. Татарстан Дәүләт шурасы бу маддәне сайлауда туктатып торды.

— Ул вакытта Мәскәүдән басым көчле булдымы?

Без Конституцияне үзебез ихтыяри төстә үзгәрттек

— Юк, без Конституцияне үзебез ихтыяри төстә үзгәрттек. Мин ул вакытта депутат, миңа басым булмады. Безнең җитәкчеләргә булгандыр. Ул комиссиядә прокурор да катнашты. Ул үзенең мөмкинлекләрен гел кулланды. Ул кызык кына фикерләр әйтә иде. Сак астына алу вакытын 72 сәгатькә калдырырга тәкъдим итте. Ярты елдан үзләре Югары мәхкәмәгә барып, моңа каршы чыкты. Мин ул үзгәрешне үзегез тәкъдим иттегез дип әйттем. Димәк, мин хаталанганмын диде прокурор. Үзенә эш күрсәтер өчен эш ясау инде.

— Конституцияне кабул иткәнгә 28 ел үтте. Аны хәзер ничек бәялисез?

— Бүген Конституция үз көчен саклап калды. Иң мөһиме – дәүләт органнарын оештыру бар. Бүген шуңа нигезләнеп эшлиләр. Киләчәктә дә шулай эшләрләр дип уйлыйм, моңа федераль кануннар мөмкинлек бирә.

— Татарстан салымнарын, вәкаләтләрне югалтты. Киләчәктә Конституцияне нинди язмыш көтәргә мөмкин?

— Конституция яши һәм яшәячәк. Конституция булмас дигән фикер булырга тиеш түгел. Чөнки ул федераль Конституция һәм кануннарына нигезләнеп үз көчен саклап тора һәм Татарстан халкына хезмәт итә.

— Ләкин федераль кануннарны үзгәртергә дә була.

— Үзгәртергә була. Ләкин киләсе 20 елда үзгәртмәсләр дигән фикердә калам.

XS
SM
MD
LG