Accessibility links

Русия думасы комитеты "гражданлык бурычыннан баш тартырга" чакырган оешма төзүчеләрне алты елга кадәр утыртуны хуплады


Русия думасы
Русия думасы

Бу үзгәрешләрне Җинаять кодексының 239 маддәсенә (Ватандашларның  шәхесенә һәм хокукларына кагылучы сәүдәгә корылмаган оешма төзү) кертмәкчеләр. 

Русия думасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты гражданлык бурычларны үтәүдән баш тартырга чакырган сәүдәгә корылмаган оешмаларның ( шул исәптә "ят-агент" оешмаларның да) җитәкчеләрен алты елга кадәр төрмәгә утыртуны хуплады.

Бу үзгәрешләрне Җинаять кодексының 239 маддәсенә (Ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма төзү) кертмәкчеләр. Төзәтмәләрне икенче укылышка хуплаганнар. Бу хакта ТАСС яза.

Документта әйтелгәнчә, кешеләрне гражданлык бурычларын үтәмәскә чакыручы сәүдәгә корылмаган оешма төзегән өчен биш елга кадәр мәҗбүри эш яки алты елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Хәзерге вакытта моның өчен иң зур җәза – өч ел төрмә.

Русия думасы комитеты хуплаган төзәтмәләр "кешеләргә көч куллану яки аларның сәламәтлегенә зарар китерү" белән бәйле эшчәнлек алып барган дини яки иҗтимагый берләшмә төзегән өчен дә җаваплылыкны кырыслата. Моның өчен биш елга кадәр мәҗбүри эш бирергә, яки җиде елга кадәр иректән мәхрүм итәргә тәкъдим итәләр. Хәзерге вакытта моның өчен дүрт елга кадәр колония яный.

Санап узылган сәүдәгә корылмаган оешмалар эшчәнлегендә катнашкан өчен дә җәза кырыслана. Аерым алганда 200 мең сумга кадәр штраф сугарга, өч елга кадәр ирекне чикләргә, дүрт елга кадәр мәҗбүри эш бирергә мөмкиннәр. Шулай ук дүрт елга ( хәзерге вакытта бу җәза мөддәте - ике ел - ред.) колониягә җибәрергә тәкъдим ителә.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң илдәге кайбер иҗтимагый төркемнәр һәм хәрәкәтләр сугышка каршы булуын белдерә башлады. Аларга хакимиятнең басымы да артты. Әйтик быел сентябрь ахырында Петербур прокуратурасы "Весна" яшьләр демократик хәрәкәтен экстремист дип табуны һәм аның эшчәнлеген тыюны таләп иткән иде. Русия Украинага бәреп кергәннән соң, "Весна" кешеләрне сугышка каршы митингларда һәм чараларда катнашырга чакырды.
  • Май аенда хәрәкәтнең сигез әгъзасына карата "ватандашларның хокукларына һәм шәхескә кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма төзү" турында җинаять эше ачылды.
  • Сентябрьдә бу җинаять эшен башка "затларны киңкүләм тәртипсезлекләргә җәлеп итү" турындагы мартта ачылган башка бер эшкә берләштерүләре билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG