Accessibility links

“Левада” үзәге җитәкчесе Денис Волков: “Русия җәмгыяте узган елның ахырына сугышка әзер иде”


"Левада" үзәге мөдире Денис Волков
"Левада" үзәге мөдире Денис Волков

Шул ук вакытта Волков мобилизация игълан ителгәннән соң халыкның "кайдадыр хәрби хәрәкәтләр бара, әмма бу безгә кагылмый" дигән уйлары үзгәрде, дип белдерә. Ярты ел эчендә беренче мәртәбә Путинның, хөкүмәтнең рейтингы алты–җиде процентка төште. Пессимизм артты”, ди ул.

Октябрьдә Грузиядә узган VIII "Кафка һәм Оруэлл" исемендәге форумда Левада үзәге җитәкчесе Денис Волков Русия җәмгыяте 2021 ел ахырына эчтән генә сугышка әзер иде инде, дип белдерде. Бу уңайдан аның белән Idel. Реалии әңгәмә корган.

Денис Волков әйтүенчә, 2021 елның көзендә үк Русия җәмгыятенең кәефендә үзгәрешләр сизелә башлаган. Ноябрь, декабрь гыйнвар айларындагы сораштыруларда сугыш башлану ихтималына русияләрнең фикерен өйрәнгәннәр. Респондетларның өчтән икесе хакимиятне хуплаган һәм өчтән бере генә хупламавын белдергән. Шулай ук сорашыруда катнашучыларның 60 проценты сораштыруларда "безне бу сугышка мәҗбүр итәләр", "барысына да АКШ гаепле" дигән фикерләр белдергән. "Болар безгә 2022 елның февраленә "Русия җәмгыяте сугыштан курыкса да, аңа әзер" дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде, ди социолог.

Шул ук вакытта ул 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәндә күпчелек халык шатланды, уңай хисләр кичерде, ә 24 февральдә, Русия Украинага бәреп кергәндә киресенчә, шок, шомлану, курку кебек хисләр өстенлек алды, хәтта "махсус операция"не хуплаучылар арасында да, ди. Шул ук вакытта бу ике вакыйга белән бәйле охшашлыклар да бар дип искәртә, Волков әйтүенчә икесендә дә "Украинадагы урыс теллеләрне, урысларны яклау" темасы күтәрелгән, сораштыруларда катнашучылар "украиннар кулы белән Русиягә һөҗүм әзерләнүе" турында әйткән.

"Халык хакимият тирәсенә берләште, февраль-мартта Путинның рейтингы 71 проценттан 83 процентка җитте. Президентны, хакимиятне, гаскәрне тәнкыйтьләү патриотик гамәл булмый башлады. Дәүләт телеканалларына да мөнәсәбәт үзгәрде, аларның аудиториясе артты, ә альтернатив мәгълүмат бирүче чыганакларны киресенчә, "дошман пропагандасы" дип, укымый-карамый башладылар", ди Волков.

Әмма белгеч март ахырыннан көзгә таба кешеләр барган вакыйгаларга ияләште, күбрәк үзләренең икътисади проблемнарын хәл итү белән мәшгуль була башладылар һәм "психик саулыкларын" бозмас өчен сугыш турындагы яңалыклардан читләшүләрен белдерделәр, ди.

Шул ук вакытта Волков 21 сентябрьдә, Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, халыкның күтәренке рухы бетте, ди.

"Алдан ияләшкән булгач, бу яңалыкны өлешчә кабул итә алдылар, әмма халык аңында үзгәрешләр булды, билгеле. Беренче чиратта үзләрен тыныч хис итүләре – кайдадыр хәрби хәрәкәтләр бара, әмма бу безгә кагылмый дигән уйлары үзгәрде. Хәзер сораштырылганнарның 70 проценты курку һәм шомлану хис итте. Ярты ел эчендә беренче мәртәбә Путинның, хөкүмәтнең рейтингы алты–җиде процентка төште. Пессимизм артты", ди ул.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. 21 сентябрьдә президент Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте. 28 октябрьдә Сергей Шойгу гаскәргә 300 мең кеше чакырылуы турында хисап бирде. 31 октябрьдә мобилизациянең төгәлләнүен җиткерделәр.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эше ачылудан курка. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан куркуын белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG