Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе елдан Русия мәктәпләрендә башлангыч хәрби әзерлек курслары укытыла башлый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәрби әзерлек курсларын хәрби тәҗрибәсе булганнар: хәрби хәрәкәт ветераннары, куәт оешмалары хезмәткәрләре үткәрергә тиеш дип саныйлар. "Гадел Русия" фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов мәктәпләрдә мондый фән кертү - русияләрне дошманга каршы тору өчен әзерләргә булышачак дип саный.

Киләсе уку елыннан Русия мәктәпләрендә башлангыч хәрби әзерлек курслары барлыкка киләчәк. Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. "Ул мәктәпләрдә киләсе уку елыннан булачак, 1 гыйнварга кадәр әзерләнәчәк, аннан раслау узачак", дигән министр. Бу хакта ТАСС яза.

Элегрәк "Известия"саклану министрлыгының мәктәпләрдә һәм һөнәри училищеларда башлангыч хәрби әзерлек кертүне хуплавын хәбәр иткән иде. Басма Русия саклану министры урынбасары Валерий Герасимовның "Гадел Русия" фракциясе җитәкчесе Сергей Мироновка язган хатына сылтанды. Герасимов әйтүенчә, яңа фәнне мәктәп укучыларына һәм һөнәри училище студентларына укуларының соңгы ике елында өйрәтәчәкләр, бер уку елында моңа кимендә 140 сәгать вакыт бирелергә тиеш.

Миронов әйтүенчә, хәрби әзерлек курсларын хәрби тәҗрибәсе булганнар: хәрби хәрәкәт ветераннары, куәт оешмалары хезмәткәрләре үткәрергә тиеш.

"Махсус хәрби операция" уздыра башлагач бу мәсьәлә аеруча кискен куела. Хәтта ихтыяриларның да күбесенең хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен кирәкле тәҗрибәсе юк. Мәктәпләрдә мондый фән кертү - ватандашларны дошманга каршы тору ихтималы өчен әзерләргә булышачак", дигән ул.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, моның йогынтысы мәктәпләргә дә булды: яңа дәресләр генә түгел, яңа тәртипләр дә кертелә башлады, нигездә алар яшь буында ватанпәрвәрлек үстерүгә юнәлдерелгән.
  • Әйтик, быелгы уку елында атнаның һәр дүшәмбесе марш белән чыгып байраклар күтәрү, гимнар җырлау белән башлана. Шимбә исә байракны төшерү гадәте кертелде
  • Бу уку елында Татарстанда мәктәп укучылары өчен хәрби җыеннар үткәрәчәкләре билгеле булды. Хәрби җыеннар быел сентябрьдән киләсе елның июнь аена кадәр "Тормыш иминлеге нигезләре" (ОБЖ) фәне кысаларында үтәчәк. Аларда сәламәтлеге ягыннан яраклы бөтен егетләр дә катнашыр дип ниятләнә.
  • Моннан тыш, бу уку елыннан Русия мәктәпләрендә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес кертелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG