Бүген, 9 ноябрьдә Украинадан аннексияләнгән Херсон өлкәсенең Русия хакимияте башлыгы урынбасары Кирилл Стремоусов һәлак булган. Русия хакимиятләре әйтүенчә, беренчел фаразларга күрә ул юл һәлакәтендә үлгән.
Стремоусовның үлемен беренчеләрдән булып Русия хәрби журналисты Семён Пегов, блогер Борис Рожин һәм RT дәүләт телеканалы хәбәр итте. Әлегә бөтен нечкәлекләре хәбәр ителми. Фаҗига Херсонның Геническ шәһәре янында булган, дип ачыклады төбәкнең Мәскәү билгеләгән хакимияте.
Русия хәрбиләре Херсон өлкәсен басып алганнан соң, Стремоусов төбәктә Русиянең төп спикеры булды. Ул рәсми затлар арасында беренчеләрдән булып Херсонның аннексияләнүен хәбәр итте.
Сугыш башланганчы Стремоусов төбәк сәясәтчесе, Русияне хуплаган чараларны оештыручы иде һәм Мәскәү яклы сәяси хәрәкәтләр, фиркаләрнең җирле бүлекчәләрендә җитәкче вазифалар биләде.
2019 елда ул бер мандатлы бүлгедән Югары Радага тәкъдим ителде, 1,74 процент тавыш җыйды. Шулай ук 2020 елда Херсон мэры сайлауларында катнашты һәм 1,37 процент тавыш алды.
Шул ук вакытта Украина Херсонның Русия хәрбиләре тотып торган җирләренә һөҗүмгә күчте. Мәскәү Херсонның Русия яклы халкын башка урыннаргы күчерә, күпчелек хәрби белгечләр Русия шәһәрне бирергә әзерләнә дип саный. Русия хакимиятләре Херсонның уң як ярын начар контрольдә тота, анда талаулар, караклыклар бара, эшләп калган оешмалар рульләрдә түләүне кабул итми, диелә.
- 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Херсон - шул чактан бирле Русия хәрбиләре контроленә күчкән бердәнбер өлкә үзәге.
- Русия хакимиятләре Херсон өлкәсен рәсми рәвештә Русия җирләре дип игълан итте, әмма бу аннексияне дөньяның күпчелек илләре танымады.
- 7 ноябрьдә Русия думасы депутаты, Донецки фетнәчеләренең элекке җитәкчесе Александр Бородай үзен саклаучыларның машинасы хәрби хәрәкәтләр барган урында минада шартлавын хәбәр итте. Ул үз машинасы астындагы француз минасын күрсәтте, аның да машинасы шартларга мөмкин булган дип белдерделәр.
- Херсон өлкәсендә Русия түрәләренә даими рәвештә һөҗүм итеп торалар, аларның күбесе үлем белән тәмамлана. Киев бу үлемнәр өчен җаваплылыкны үз өстенә алмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!