Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров хакимиятенең элекке башлыгы Александр Сидякин фетнәчел Луһанскида атышка эләккән


Радий Хәбиров (сулда) һәм Александр Сидякин
Радий Хәбиров (сулда) һәм Александр Сидякин

Аның белән бергә Федерация шурасы рәисе урынбасары Андрей Турчак, депутатлар Артем Туров һәм Артем Бичаев та булган. Алар Луһански "халык республикасы"на алгы сафтагы хәрбиләргә махсус техника тапшырырга барган. Түрәләрнең барысы да исән калган диелә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хакимиятенең элекке җитәкчесе Александр Сидякин фетнәчел Луһански өлкәсендә атышка эләккән. Аның белән бергә Федерация шурасы рәисе урынбасары Андрей Турчак, депутатлар Артем Туров һәм Артем Бичаев та булган. Бу хакта "Бердәм Русия" фиркасенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "РИА Новости хәбәр итә.

Фирка вәкилләре Луһански "халык республикасы"нда алгы сафтагы хәрбиләргә махсус техника тапшырырга барган булган. Басма язуынча, түрәләрнең барысы да исән калган.

  • Элегрәк Александр Сидякин Башкортстан башлыгы хакимиятенең җитәкчесе иде. 2021 елның декабрендә ул вазифасыннан китеп, "Бердәм Русия"нең үзәк башкарма комитетын җитәкләде.
  • Моңарчы "Коммерсантъ" Русия фиркаләре акчаларын Украинадагы сугышка ярдәм итү өчен тота, дип язган иде. Моның белән бәйле, әйтик быел икенче чиректә "Бердәм Русия"нең чыгымнары, беренче чирек белән чагыштырганда тугыз тапкырга арткан, ул 730 миллион сум тоткан диелде. "Бердәм Русия" баш шурасы сәркатибе урынбасары Сергей Перминов "Украинадагы хәрби хәрәкәтләр барган урыннарга һуманитар миссия өчен" шактый күләмдә акчалар тотылуын сөйләде.
  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле, "Бердәм Русия"нең Татарстан һәм Башкртстандагы бүлекчәләре дә Донбассның фетнәчел төбәкләренә һәм оккупацияләнгән җирләргә һуманитар ярдәм җыеп җибәрүне оештыруда бик актив.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG