"Проект", "Важные истории", The Insider, Bellingcat һәм оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный такымы "Самиздат" дигән әсбап эшләтеп җибәрде, аның аша Русиядә яшәүчеләр бу редакцияләрнең тикшеренүләрен VPN-сыз да укый алачак.
Әсбапны App Store һәм Google Play аша йөкләргә була.
"Урыс телендә чыккан барлык мөһим тикшеренүләрне бер урында табарга мөмкинлек бирүче бушлай мобиль әсбап эшләтеп җибәрәбез, ул томалаулардан якланган", ди алар.
Шул ук вакытта әсбапны ясаучылар "Самиздат"ның гомуми редакция сәясәте дә, җитәкчелеге дә юк һәм анда чыккан язмалар өчен һәр коллектив үзе җавап бирә дип искәртә.
"Хәзерге кризис – Русия журналистикасында беренчесе генә түгел. Моңа кадәр дә бу һөнәрне киләчәгеннән мәхрүм иттеләр дип уйларлык мизгелләр булды: Совет берлегендә кешеләрне төрмәләргә утырттылар, 20 ел элек хакимиятләр телевидениене кулга төшерде, ә соңгы ун елда басма матбугатны үзләренә буйсындырды". Русиянең барлык бәйсез медиалары моңарчы күрелмәгән репрессияләргә дучар ителде. Әмма барысыннан да ныграк тикшеренүче журналистлар зыян күрде. Аларга бөтен редакцияләре белән бергә "ят агент" тамгалары тактылар, "теләнмәгән оешмалар"га әйләнделәр, тентүләр һәм җинаять эшләре аша уздылар, Русия хакимиятләре сайтларын да томалады.
"Бу һөҗүмнең максаты – Русиядәге тикшеренүләр уздыручы журналистиканы юк итү һәм русияләрне илдәге коррупция, тәртипсезлекләр турындагы мәгълүматтан мәхрүм итү. Чын журналистика һәрвакыт чыгу юлларын тапкан. Хәзерге репрессияләр безне көчлерәк кенә итәчәк", дип белдерде "Самиздат" авторлары. Алар башка бәйсез редакцияләрне дә үзләренә кушылырга чакыра.
- 24 февральдән башлап, Украинадагы сугышны Русия саклану министрлыгы мәгълүматларына гына таянып яктыртмаганы өчен, Русиядә җиде меңнән артык сайт томаланды, кайбер бәйсез басмалар исә эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр булды.
- Русия хакимиятләре томалаган сайтлар арасында Азатлык радиосы һәм аның проектлары, Крым.Реалии, Idel.Реалии, Настоящее Время, "Америка авазы", New Times, "Тайга.инфо", DOXA, "Эхо Москвы", "Дождь", "Медуза", BBC-ның рус хезмәте, Deutsche Welle һәм башкалар бар.
- Сугышның беренче ике атнасында Русиядән кимендә 150 журналист китүе хәбәр ителде. Русиядә томаланган бәйсез басмаларның күбесе эшчәнлекләрен чит илләрдән торгызды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!