Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дождь" телеканалы чит илләрдән эшчәнлеген торгыза


Башта "Дождь"ның Youtube-тагы каналында кичке туры эфирлар узачак, берничә автор тапшырулары кире кайтачак. "Зур, җитди" чыгарылышлар көзгә ниятләнә диелә.

18 июль көнне "Дождь" телеканалы тапшыруларын өлешчә яңадан башларга ниятли. Бу хакта "Холод" басмасы белән әңгәмәсендә канал мөдире Наталья Синдеева әйтте.

Аның сүзләренчә, башта "Дождь"ның Youtube-тагы каналында кичке туры эфирлар узачак, берничә автор тапшырулары кире кайтачак. "Зур, җитди" чыгарылышлар көзгә ниятләнә, чөнки студияне җиһазландырырга, декорацияләр корырга кирәк, дип белдерде Синдеева.

Русия Украинага каршы сугыш башланганнан соң бер атна узгач, 1 мартта Русия баш прокуратурасы "Дождь" сайтын томалауны таләп итте. Прокуратура каналның материалларын "эстремистик" дип атады. Ул "Русия хәрбиләренең гамәлләренә карата ялган мәгълүмат" һәм "җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген бозуга өндәүләр" таратты диде.

3 мартта канал эшчәнлеген вакытлыча туктатып торуы турында белдерде. "Русия армиясе турында ялган мәгълүмат" кануны кабул ителгәч, эшләү мөмкин булмаячак. Яки искиткеч күргәзмәләр һәм фейерверклар турында сөйләргә тиеш булачакбыз", дигән иде Наталья Синдеева.

Дождьның күпчелек хезмәткәрләре Русиядән китте.

6 июньдә "Дождь" Латвиядә тапшырулар башлау өчен лицензия алды.

Телеканал 2010 елдан бирле эшли. Эшчәнлек күңел ачу тапшыруларыннан башланса да, ул тиз арада иҗтимагый-сәяси тапшыруларга күчте. Шуннан соң Русиянең чыбык һәм иярчен операторларыннан чыгарылды. 2017 елда аны Украинада томаладылар.

2021 елда Русия хакимиятләре "Дождь"ны "ят агент"лар исемлегенә кертте, редакция моның белән килешмәде.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң илдә барлык бәйсез медиа чаралары сайтлары, шул исәптән Азатлыкның да, томаланды. Томалауны урап узу юллары турында монда укый аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG