Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр интернетта Шойгуның вазифасыннан китүе турында мәгълүматны еш эзли башлаган


Русия саклану министры Сергей Шойгу
Русия саклану министры Сергей Шойгу

Әйтик Yandex Wordstat сервисы мәгълүматынча, узган айда Шойгуның вазифасыннан китүе турында 36 мең тапкыр эзләгәннәр. Украинада сугыш башланганчы, әлеге сорау  иң күп дигәндә айга ике мең тапкыр бирелгән диелә.

Октябрь аенда русияләр интернетта Русия саклану министры Сергей Шойгуның вазифасыннан китүе турында мәгълүматны еш эзли башлаган. "Шойгу отставкасы" дигән сүзтезмәне Google-да да, Яндекс-та да моңарчы күрелмәгәнчә күп эзләгәннәр. Бу хакта "Вёрстка" яза.

Yandex Wordstat сервисы мәгълүматынча, узган айда Шойгуның вазифасыннан китүе турында 36 мең тапкыр эзләгәннәр. Украинада сугыш башланганчы, әлеге сорау күп дигәндә айга ике мең тапкыр бирелгән, ә сугыш башлангач бер мәртәбә генә 10 меңнән арткан булган диелә.

Google Trends мәгълүматларына ярашлы, октябрь уртасыннан алып, русияләрнең "Шойгу отставкасы" белән кызыксыну сугыш башыннан бирле иң югары дәрәҗәгә җиткән.

Моңа кадәр бу сентябрь башында – Русия гаскәрләрне Харьков өлкәсеннән чигенгәч күзәтелгән. Октябрьдә Русия хәрбиләре Кызыл Лиманнан чигенергә мәҗбүр булды, әмма ул чакта әле Херсоннан да китәчәкләре билгеле түгел иде.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтләрен оештыручыларның берсе Евгений Пригожин да саклану министрлыгын даими рәвештә тәнкыйтьләп килде.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белешмәләренә таянып "Можем объяснить" каналы искәртүенчә, Шойгу беренче тапкыр иң популяр булмаган Русия сәясәтчеләре өчлегенә кергән. Ышанычсызлык күрсәткече ягыннан ул дүрт процент, Русия президенты Владимир Путин – 5,5 процент, КПРФ башлыгы Геннадий Зюганов – 7,6 процент җыйган.

  • 24 февральдә Русия президенты фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланды. Британиянең The Times басмасы һөҗүмне әзерләүчеләр арасында Русия саклану министры Сергей Шойгу да бар дип язды. Шулай да Шойгу идеолог түгел, башкаручы ролен үтәгән, кайчакта икеләнеп тә калган диелә.
  • Сентябрь ахырында Русиянең хәрби журналистлары украин гаскәренең Лиманны чолгап алуын хәбәр итте. Донецки өлкәсендәге бу шәһәр фетнәчеләр контроленә 2022 елның маенда күчкән иде. Лиман – тимер юлларны тоташтырып торучы мөһим шәһәр. Аны яуласа, Украина Луһански өлкәсенең көнбатышына, Лисичанскига һәм Северодонецкига һөҗүм башлый алачак, дип фаразладылар.
  • Шул ук вакытта 9 ноябрьдә Украинадагы Русия гаскәрләре белән җитәкчелек итүче Сергей Суровикин Херсон өлкәсендә Днепрның уң як ярында гаскәрләрне кораллар белән тәэмин итүдә авырлыклар булуга сылтанып, Русия саклану министры Сергей Шойгуга аларны сул як ярга күчерергә тәкъдим итте. Бу исә Херсон шәһәрен бирүне аңлата. Шойгу бу тәкъдим белән килеште һәм гаскәрне чыгара башларга боерды.
  • Украина саклану министры Алексей Резников Днепрның уң як ярыннан, шул исәптән Херсоннан гаскәрләрне чыгару өчен Русиягә кимендә бер атна вакыт кирәк булачак, дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG