Мәскәү һәм Киев арасындагы сөйләшүләр 2023 елның икенче яртыеллыгында торгызылырга мөмкин. Бу хакта Украинаның Югары радасындагы "Слуга народа" фракциясе рәисе Давид Арахамия белдерде. Элегрәк ул Русия белән сөйләшүләрдә Украина делегациясен җитәкләгән иде.
Арахамия Киевның нинди шартларда гына сөйләшүләргә риза булачагын хәтерләтте. "Русия белән нәрсә турында да булса сөйләшү өчен, нинди шартлар үтәлергә тиешлеген президент Владимир Зеленский ачык итеп әйткән иде инде. Украинаның бөтенлеге торгызылырга, [Русия] барлык китергән зарарларын капларга, сугыш җинаяте кылучыларның барысын җәзага тартырга, бу хәлләрнең кире кабатланмаячагына гарантияләр бирергә тиеш", дип язган Арахамия Telegram-да.
2024 елгы президент сайлавы алдыннан, хәрби уңышлары булмау сәбәпле Русия хакимиятләре "үз халкына дипломатик фронтта нәрсәдер күрсәтергә" тырышачак, шуңа киләсе елның икенче яртысында сөйләшүләр кире башланырга мөмкин, дип саный депутат.
- 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте.
- Русия белән Украинаның атышны туктату турындагы сөйләшүләре майда туктап калды. Соңгы мәртәбә тарафлар 29 мартта Төркиянең Истамбул шәһәрендә очрашкан иде.
- Соңгы атналарда Украина кораллы көчләре уңышлы һөҗүмгә күчте, шул сәбәпле төрле илләрнең сәяси эшлеклеләре ике ил арасындагы сөйләшүләр ихтималын еш телгә ала башлады.
- 11 ноябрьдә Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән сөйләшүләр өчен ишекләрне япмавын, әмма аның хәзерге җитәкчелеге белән сөйләшүләр уздыруны нәтиҗәсез дип санавын белдерде.
- Украина белән атышны туктату турындагы сөйләшүләр Вашингтоннан "сигнал бирелгәч" башланырга мөмкин, дигән иде Русия президенты Владимир Путин.
- Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре һәм төрле рәсми затлары Мәскәү алдан бернинди шартлар куелмаганда гына сөйләшүләргә әзер дип белдерде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!