Русия президенты Владимир Путиннан мобилизация тәмамлануы турында фәрман имзалауны таләп итеп петиция чыкты.
"Президент өлешчә мобилизация тәмамлануы турында фәрман имзаламаганда, саклану министрлыгы төбәкләргә мобилизация турында яңа планнар җибәрергә мөмкин. Якыннарыбыз, туганнарыбыз, улларыбыз, ирләребез, абыйларыбыз элеккечә куркыныч астында. Алар мобилизация һәм "махсус хәрби операция"нең яңа корбаннары булырга мөмкин", диелә петициядә.
Петиция астында "Невойна"оешмасы, "Весна" яшьләр демократик хәрәкәте, "Студентларның сугышка каршы хәрәкәте", "Медиа Партизаны" һәм башка оешмалар имза калдырган.
Бу хәбәр язылганда петицияне 35 367 кеше имзалаган иде.
- Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. 21 сентябрьдә президент Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте. 28 октябрьдә Сергей Шойгу гаскәргә 300 мең кеше чакырылуы турында хисап бирде. 31 октябрьдә мобилизациянең төгәлләнүен җиткерделәр.
- Әмма мобилизация турындагы фәрман гамәлдән чыгарылмады. 1 ноябрьдә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Русиядә "өлешчә мобилизация"не төгәлләү өчен президентның аерым фәрман чыгаруы кирәкми" дип белдерде.
- Юристлар "мобилизация тәмам" дигән телдән әйтелгән бу сүзләр бернинди юридик көчкә дә ия түгел һәм хакимиятләр сугышка алуны теләсә кайсы мизгелдә яңадан башларга мөмкин ди.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!